“Дуслык бизәкләре” район фестивале Мишкә авылыннан салфеткалар бәйләү остасы Светлана Шавалиева белән дә таныштырды. Светлана Григорьевна Калтасы районы кызы. Мишкә авылына килен булып төшкән ул. Мәктәптә укыган елларында салфеткалар бәйләү кебек кәсепне үзләштерә. Укытучысы Лидия Султангареева шушы кул эше серләренә өйрәтә аны. Мәктәп елларында өйрәнгән эшен бүген дә ташламый ул. Төрле төсләрдәге салфеткалар бәйли ул. Якыннарына бүләк итә аларны. Кул эшләре тынычландыра, күңелгә рәхәтлек бирә, дип билгели ул. Кул эшләре бик матур, зәвыклы . Шул ук авылдан Зоя Ибакаеваның кресло һәм диваннарга пледлары, урындык япмалары бәйли, аның күз нурлары түгелеп бәйләнгән оекбашлары һәм тапочкалары да күргәзмәгә китерелгән иде.