Савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Күп кеше, андый савыт-саба кайгы китерә, дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез, бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.
Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең хәдисе бар: “Аллаһның илчесе ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”. Ислам галимнәре мондый савыт-саба куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең әлеге тыюын савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен, дип язып калдырган. Имам әт-Тәхави “Шархумаани-асар” китабында бу турыда искә ала.
Кешеләрнең иң яхшысы булган Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу хакта кисәтүен белдек, инде хәзерге заман галимнәренең сүзләренә, санитария таләпләренә багышланган хезмәтләренә күз салыйк.
Без ашханәләрдә чатнаган, чит