Очрашуда хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннарына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү республика өчен төп бурычларның берсе булып кала. Бу юнәлештә төбәктә системалы эш алып барыла, социаль ярдәм чаралары даими киңәйтелә. Анна Цивилева Башкортстан җитәкчелегенең эшен югары бәяләде һәм хәрбиләргә ярдәм итүдә төбәкнең актив катнашуын ассызыклады.
— Башкортстанда нәтиҗәле ярдәм системасы булдырылган. «Ватанны саклаучылар» фонды республикадагы барлык муниципалитетларда да эшли, бу кешеләргә якынрак булырга һәм мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, — диде ул. Алга таба Радий Хәбиров һәм Анна Цивилева Бөтенрусия «Русиянең хатын-кыз йөрәге» фестиваленең беренче округ этабын ачу тантанасында катнаштылар. Чара "Русия халыклары бердәмлеге елы"на багышланды һәм «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды. Ул Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән