Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Әфарин, "Турок"!

Башкортстаннан "Турок" позывнойлы FPV-дрон операторы февраль аенда дошманның 27 гексакоптерын юк иткән. Бу хакта БСТның хәрби хәбәрчесе Азат Садрыевка пилотсыз системалар батальонында хәбәр иткәннәр.
"Турок" - тәҗрибәле дрончыларның берсе. Элегрәк яугир җир өсте техникасын юк итүгә махсуслашкан булган, хәзер ул һава объектларына һөҗүм итә, яшьләрне осталыкка өйрәтә.
Бүлекчә штабы җир астында урнашкан. Күктән күзәтү тәүлек буе алып барыла, дип сөйләгән телеканалга пилотсыз системалар батальоны штабының «Альф» позывнойлы начальнигы.
- Төнге дроннар да бар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшлибез. Шәхси состав алгы сызыкка кергәндә аларга кая барырга, дошманны каян көтәргә, алда аларны нәрсә көткәнен аңлатабыз. Карыйбыз, озата барабыз. Реаль вакытта без алгы сызыкта ниләр барганын күрәбез, - диде "Альф".
Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай у
Оглавление
    Әфарин, "Турок"!
Әфарин, "Турок"!

Әфарин, "Турок"!

Башкортстаннан БПЛА операторы бер ай эчендә ВСУның 27 гексакоптерын юк иткән.

Башкортстаннан "Турок" позывнойлы FPV-дрон операторы февраль аенда дошманның 27 гексакоптерын юк иткән. Бу хакта БСТның хәрби хәбәрчесе Азат Садрыевка пилотсыз системалар батальонында хәбәр иткәннәр.

"Турок" - тәҗрибәле дрончыларның берсе. Элегрәк яугир җир өсте техникасын юк итүгә махсуслашкан булган, хәзер ул һава объектларына һөҗүм итә, яшьләрне осталыкка өйрәтә.

Бүлекчә штабы җир астында урнашкан. Күктән күзәтү тәүлек буе алып барыла, дип сөйләгән телеканалга пилотсыз системалар батальоны штабының «Альф» позывнойлы начальнигы.

- Төнге дроннар да бар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшлибез. Шәхси состав алгы сызыкка кергәндә аларга кая барырга, дошманны каян көтәргә, алда аларны нәрсә көткәнен аңлатабыз. Карыйбыз, озата барабыз. Реаль вакытта без алгы сызыкта ниләр барганын күрәбез, - диде "Альф".

Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.

БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.

Фото: "Башинформ"