Фотолар район хакимияте сайтыннан.Язгы ташкынга әзерлек — бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Белгечләр билгеләвенчә, быел ташкын климатик нормадан иртәрәк – март ахырында ук башлануы ихтимал. Ташкынның көче, башлыча, һава шартларына бәйле. Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, әлеге вакытка айлык явым-төшем нормасының 96 проценты яуган. Табигатьтән нәрсә көтәргә дә белмәссең. Ничек кенә булмасын, “зур су”ны “коралланып” каршы алырга һәм көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәк.
Узган елдагы ташкынның күләмен һәм нәтиҗәсен яхшы хәтерлибез, ул Башкортстанның барлык районнарына да диярлек кагылды. Аеруча Архангель районы халкы аннан зур зыян күрде. Елгалардагы бозны шартлату эшләре вакытында башкарылуга карамастан, быел да ташкын тыныч кына үтмәячәк, ди белгечләр. Әйе, кыш та карлы булды, явым-төшем һәм көннәрнең кинәт җылытуы да үз өлешен кертәчәк, ә бу, үз чиратында, карның тиз эрүенә һәм елгалардагы суның кискен күтәрелүенә китерәчәк.
Кыр