Мәчетле авыл – бәхетле авыл, диләр. Әйе, ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә авыл тормышының үзәге, бердәмлек һәм рухи җылылык чыганагы да. Иске Акташта да авыл халкы көче белән барлыкка килгән иман йорты үзенә тартып тора. Атна саен анда җомга намазлары укыла, изге бәйрәмнәр билгеләнә, исем кушу, никах уку кебек йолалар үткәрелә, изге Рамазан аенда да аннан кеше өзелмәде. Ә Ураза гаетен биредә зур оешканлык, җитди әзерлек белән каршы алдылар.
Берничә ел элек сафка кертелгән мәчеттә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шуңа бәйрәм алдыннан “Ватсапп” мессенджерындагы төркемнәрендә эшләрне башкару өчен акча җыю турында сүз күтәргәч, аны барысы да хуплады һәм һәркем, хәтта читтә яшәүчеләр дә, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Әлеге вакытта электр энергиясе белән Галия һәм Флүр Ибраһимовлар тәэмин итсә, тиздән биредә ут үткәрү эшләре башланачак, аның өчен барлык документлар да әзер, ди авыл активистлары. Ә аннары мәчеткә су үткәрергә дә ниятлиләр. Акча җыю буенча җаваплы бурыч исә авы