Бу айда берьюлы ике яшь юрист Бөтенрусия студентлар юридик олимпиадасының округ этабы призерлары булды:
4нче курс студенты Богдан Максимов «Консультант-Плюс системасы белән эшли белү» номинациясендә II урынны яуласа, 3нче курс студенты Ангелина Джаббарова «Мәгълүмат хокукы» номинациясендә III урынны алды.
Моның белән җиңүләр тәмамланмады. Богдан Максимов, шулай ук, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Хокук институты оештырган «КИБЕРБАТТЛ» санлы проектлар республика конкурсында абсолют җиңүче булды. Алдынгы югары уку йортлары һәм көллиятләр вәкилләре белән көндәшлектә ул коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә хокукый грамоталылыкны арттыру буенча санлы проектны тәкъдим итте һәм жюриның югары бәясен алды.
Бу хакта тулырак https://resbash.ru/news/obrazovanie/2026-03-19/studenty-bagsu-dokazali-svoy-professionalizm-na-vserossiyskom-urovne-4620989 сылтамасы аша кереп укырга мөмкин.
Фото: resbash.ru