21 март көнне Туктар мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә, язның күркәм бәйрәме – Нәүрүзгә бирнә җыйдылар. Шулай ук бәйрәм боткасы өчен төрле ярмалар да җыелды. Бирнә җыйганда балалар шаян шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, авыл халкын 28 нче мартта үткәреләчәк Нәүрүз бәйрәменә чакырдылар.