Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Социаль контракт яңа мөмкинлекләр ача

Аскын районының Солтанбәк авылында яшәүче Юлизә һәм Илшат Садыйковлар адреслы социаль контракт программасының үз эшен башларга яисә шәхси хуҗалыгын үстерергә теләүчеләр өчен зур мөмкинлекләр ачуын билгели. Садыйковлар – районда яшәүче күпбалалы гаиләләрнең берсе. Алар дүрт бала тәрбияли. Ун яшьлек кызлары Миләүшә – әнисенең иң ышанычлы ярдәмчесе. Алты яшьлек Рәсүл дә әтисе Себердә эштә чакта өйдә ир-егет вазыйфаларын үтәргә тырыша, шул ук вакытта өч яшьлек сеңлесе Мәликә белән балалар бакчасына йөри. Ә иң кечкенәсе Исламга бер яшь кенә, ул әнисе янында өйдә тәрбияләнә. Юлизә белән Илшат икесе дә Солтанбәк авылында туып-үскән. Юлизә, мәктәп тәмамлагач, Аскынның 96нчы һөнәрчелек училищесында пешекче һөнәрен үзләштерә, аннары Бөре кооператив техникумында технолог-пешекче белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын “Танып” шифаханәсендә башлап, өч ел официант булып эшли. Нәкъ шул вакытта шифаханәнең минераль суны шешәләргә тутыру цехында эшләүче Илшат белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Яшьләр
Оглавление

Социаль контракт яңа мөмкинлекләр ача

Садыйковлар гаиләсе дәүләт ярдәме белән зур шәхси хуҗалык булдырган

Аскын районының Солтанбәк авылында яшәүче Юлизә һәм Илшат Садыйковлар адреслы социаль контракт программасының үз эшен башларга яисә шәхси хуҗалыгын үстерергә теләүчеләр өчен зур мөмкинлекләр ачуын билгели.

Садыйковлар – районда яшәүче күпбалалы гаиләләрнең берсе. Алар дүрт бала тәрбияли. Ун яшьлек кызлары Миләүшә – әнисенең иң ышанычлы ярдәмчесе. Алты яшьлек Рәсүл дә әтисе Себердә эштә чакта өйдә ир-егет вазыйфаларын үтәргә тырыша, шул ук вакытта өч яшьлек сеңлесе Мәликә белән балалар бакчасына йөри. Ә иң кечкенәсе Исламга бер яшь кенә, ул әнисе янында өйдә тәрбияләнә.

Юлизә белән Илшат икесе дә Солтанбәк авылында туып-үскән. Юлизә, мәктәп тәмамлагач, Аскынның 96нчы һөнәрчелек училищесында пешекче һөнәрен үзләштерә, аннары Бөре кооператив техникумында технолог-пешекче белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын “Танып” шифаханәсендә башлап, өч ел официант булып эшли. Нәкъ шул вакытта шифаханәнең минераль суны шешәләргә тутыру цехында эшләүче Илшат белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Яшьләр гөрләтеп туй ясый, ярты ел чамасы шифаханәдә эшләүләрен дәвам итә, аннары туган авылларына кайтырга карар кылалар.

– Ирем белән һәрвакыт ишле гаилә турында хыялландык һәм менә бүген безнең сөеп туймас дүрт балабыз бар. Һәр ата-ана кебек үк, без дә аларның тәртипле, акыллы булып үсүен, киләчәктә тормышта үз урыннарын табуын телибез. Моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, – ди Юлизә Рәзгать кызы. – Яшь кызларга да күпбалалы әни булудан курыкмаска киңәш итәр идем. Һәр бала бу дөньяга үз бәхете белән туа. Өстәвенә, бүген ишле гаиләләргә дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә.

Хәзерге заманда әти-әниләр бала тудыруга бик җаваплы карый. Дәүләтебез һәм Башкортстан Республикасы, мондый карашны хуплап, төрле ярдәм чаралары тәкъдим итә.

Һәр гаилә бала үстерүнең барлык этапларында ярдәмгә исәп тота ала. Дәүләт һәм җәмәгать оешмалары балалы гаиләләр өчен лаеклы тормыш шартлары булдыру максатында төрле ярдәм формаларын гамәлгә ашыра. Болар – төрле ташламалар, пособиеләр, шулай ук кирәкле хезмәтләр һәм товарлар белән тәэмин итү.

– Республикабыз күпбалалы гаиләләр турында даими хәстәрлек күрә. Әйтик, республика дәрәҗәсендә мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга алты яшькә кадәр түләүсез дарулар бирелә, балалар бакчаларына алар беренче чиратта урнаштырыла. Мәктәп укучылары өчен түләүсез туклану һәм мәктәп формасы каралган. Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар бирелә, торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтелә, – ди Солтанбәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Лилия Гыйләҗева.

Садыйковлар да шушы ярдәм чараларының берсеннән файдаланган. Ана капиталы акчаларын кулланып, алар яңа йорт төзегән һәм анда узган елда күченгән. Йортта барлык шартлар булдырылган: су кертелгән, канализация эшләнгән, хәзер газ килүен генә көтәләр. Һәр баланың үз бүлмәсе бар.

Моннан тыш, узган елда Юлизә белән Илшат адреслы социаль контракт (АСПК) та төзегән.

– Күптән үз хуҗалыгыбызны булдырырга хыяллана идек. Шәхси хуҗалыкны үстерү өчен социаль контракт төзеп, дәүләттән ярдәм алырга мөмкин икәнен ишеткәч, ирем белән киңәшләштек тә, район үзәгенә барып, күпфункцияле үзәк аша документлар тапшырдык. Бер айдан соң гаризабыз хупланды һәм безгә акча күчерелде, – ди Юлизә Рәзгать кызы.

Әлеге акчага гаилә бер сыер һәм ике үгез сатып ала. Хәзер балалар рәхәтләнеп сөт эчә, сөттә пешкән боткалар ашый. Оста хуҗабикә сөттән каймак, май, эремчек, сөзмә, катык әзерли, ә артып калганын сата.

– Балалар сөт ризыкларын, бигрәк тә каймакны ярата. “Сыйлы көнең сыердан”, дип юкка гына әйтмиләр бит, – дип елмая күпбалалы әни.

Садыйковлар хуҗалыкта кош-корт та асрый, һәр җәйдә күпләп бройлер чебешләре, каз-үрдәк алып үстерәләр. Бу эштә балалар да ярдәмләшә. Зур бакчаларында төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш тә мул уңыш бирә.
Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм ишле, тату һәм тырыш гаиләләргә яңа мөмкинлекләр ача. Садыйковлар да социаль ярдәм белән үз хезмәтләрен берләштереп, мул тормыш кора алган. Алар үз үрнәкләре белән күпбалалы гаиләдә бәхетле, мул тормышта яшәү мөмкин булуын күрсәтә. Балалар әти-әниләреннән үрнәк алып үсә, ә гаилә, һәр яңа көнгә шатланып, бер-берсенә терәк булып гомер итә.

Наилә ИМАЕВА.
Аскын районы.