Республика “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе әгъзалары 8 Март уңаеннан да күп матур һәм әһәмиятле чаралар үткәрде.
Кузбай авылы китапханәсе мөдире Роза Габдулхакова, мәсәлән, яз, хатын-кыз һәм әниләр темасына шигърият кичәсе оештырды. Анда катнашучылар шушы бәйрәмгә багышланган шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып күңел ачты, кайбер җырларның иҗат ителү тарихын искә төшерде. Чараның икенче өлеше авылдашлары, СВОда һәлак булган Илмир Камалетдиновка куелган тактаташка чәчәкләр салып, бер минут тынлыкта аны искә алуга багышланды, яугирнең әнисенә сәламәтлек һәм Ходайдан сабырлык теләдек. Бәйрәм чарасы уразада булмаучылар белән чәй табыны янында, ә кич клубта концерт белән дәвам итте. Бүләкләр, котлаулар күп булды. Финә Талипованың чагу төсле җепләр белән чигелгән картиналары хатын-кызлар өчен бигрәк тә онытылмаслык, соклангыч бүләк булды.
Әҗәк авылы клубы мөдире, милли чаралар оештыру осталарыбызның берсе Роза Сафина хатын-кызлар бәйрәменә күпбалалы