Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Ирләр бәйдәге сарык түгел!"

- Хатын иренең сөяркәсе барлыгын белгәч, һәрвакыт диярлек икенче бер хатынны гаепли башлый, - ди ул. - Аны гаиләне җимерүче дип атыйлар, күралмыйлар һәм каргыйлар. Һәм мин дә, дөресен генә әйткәндә, гомер буе шулай уйладым. Ләкин ир кеше чит тормыштан урлап була торган әйбер дә, бау белән алып китеп була торган сарык та түгел.
Бик еш "икенче хатын" үзенең икенче икәнен дә белми. Аңа "анда барысы да күптән бетте", "күршеләр кебек яшибез", дип сөйлиләр. Һәм ике хатын-кыз бер-берсен күралмый башлый. Ә алар үзара алышкан арада бу ялганны булдырган ир бары тик үзенең ике төрле тормышын дәвам итә һәм алар арасында кала. Бу очракта хатыннан - икесе дә корбан. Хатыны - чөнки аны алдаганнар һәм хыянәт иткәннәр, сөяркәсе - чөнки аны файдаланганнар. Бу вакыйгада дошман хатын-кыз түгел. Дошман - ялган һәм аны тудыручы кеше.
Исегезгә төшерәбез, Алсу 18 ел яшәгән ире Ян Абрамов белән күптән аерылышты.
Фото: социаль челтәрдән.
Оглавление
    "Ирләр бәйдәге сарык түгел!"
"Ирләр бәйдәге сарык түгел!"

"Ирләр бәйдәге сарык түгел!"

Җырчы Алсу сөяркәләрне яклап чыккан.