Тәбрис 1963 елның 29 ноябрендә Сәгыйть Сәйфелмөлек улы һәм Аксинья Федоровнаның җиденче баласы булып дөньяга килә. Бәләкәйдән үк спортка мөкиббән булып үсә. Ул җиңел атлетика буенча – беренче разрядка, дзюдода көрән билбауга ия. Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. Дүрт шигырьләр җыентыгы авторы.
“Инде дүрт елдан артык махсус хәрби операция бара. Бик еш Русия сугышчыларының батырлыклары турында ишетеп торам. Ишеткәнем, укыганым, күргәннәремнән соң туган шигырьләр язылмыйча калмый, алар укучыларның күңеленә, акылына барып җитәргә омтыла, җиңүне якынайтырга өнди”, – ди шагыйрь Тәбрис Бабичев.
Авторның ике шигырен татар теленә тәрҗемә итеп, “Кызыл таң” укучыларына да җиткерергә уйладым. Аларның берсе – шагыйрь Шәехзадә Бабичка, икенчесе җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтовка багышланган. Бу ике шәхеснең төп уртаклыгы – туган илләре иминлеген шәхси мәнфәгатьләреннән өстен куеп, көрәшкә чыгуларында. Шәехзадә Бабичка Өч тапкыр үтерелгән
Шәехзадә, –
Бөеклеккә көчсез ул елла