2014 елның 18 нче марты- Кырым Республикасын һәм Севастопольне РФ составына кабул итү турындагы килешүне имзалау хөрмәтенә билгеләнгән истәлекле дата. Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Кырымның Россия белән яңадан кушылу көненә багышланган «Кырым. Үткәннән киләчәккә күпер» дип аталган мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Саба таңнары газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан туры эфир алып барылды. #Сабатаңнары #Татмедиа