"Асад" СВО зонасында хәрби бурычларны аның башыннан ук башкара. Ул Русия Кораллы Көчләренең нинди көрәш ысулларын куллануын шәхсән күргән. Хәрби хезмәткәр үзе разведка группасында хәрби бурычларны үтәгән, ә хәзер ул - БПЛА расчетлары начальнигы.
«Асад» әңгәмәдә үзенең ничек БПЛА операторы булуы турында сөйләде. Яугирнең сүзләренә караганда, 2023 елда аның "Сәлим" позывнойлы сугышчан иптәше: "Җитәр автомат белән йөгерергә, яңа юнәлешне үзләштерергә вакыт", - дигән.
- Шул мизгелдән күк йөзен буйсындыра башладык. "Mavic", аннары FPV дроннары белән эшли башладым. Контузиядән соң FPV расчеты саперы булдым. Бу - махсус өйрәтелгән сугышчы, ул боеприпасны дронга беркетү белән шөгыльләнә. Аннары миңа расчетны җитәкләүне ышанып тапшырдылар. Дроннар белән эшләү тәҗрибәсен Андреевка, Клещеевка өчен барган сугышларда алдым. Әлеге торак пунктлар ВСУ контролендә иде.
Хәтерлим, 2023 елда Андреевка янындагы юлны ВСУ ут астында тоткан иде. Шунда беренче тәҗрибә тупладым - дошман