Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Күңелем тулды..."

Ул аларны үзенең концертына чакырган. Балалар җырчыга чәчәкләр бүләк иткән, сәхнәгә менеп биегәннәр.
Иркә видеоны социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырган, дип яза "Интертат". Ул 21 март – Даун синдромы белән авыручы кешеләр көне булуын билгеләп үтә. Аның сүзләренчә, бу аның иң истә калган чыгышларының берсе булган.
«Иркә, молодец. Күңелем тулды. «Респект», әйләнеп кайтсын сиңа меңләтә», – дигән аңа Әнвәр Нургалиев. «Елаттыгыз», «Иң саф күңелле тамашачыларың бит бу, Иркә. Бик зур рәхмәт сиңа», «Каз тәннәре чыкты», «Изге йөрәгегез өчен рәхмәт», – дип тә язалар Иркәгә.
Оглавление
    "Күңелем тулды..."
"Күңелем тулды..."

"Күңелем тулды..."

Башкортстанның атказанган артисты Иркә Даун синдромы белән авыручы бер төркем балаларга бәйрәм ясаган.