«Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы” проекты кысаларында нәфис сүз һәм актерлык осталыгы буенча мавыктыргыч дәрес үткәрелде. Балалар нәфис сүзнең нечкәлекләрен белделәр, хис-кичерешләрне белдерергә һәм командада эшләргә өйрәнделәр. Зөһрә Газинуровна бик файдалы киңәшләр бирде, сәхнә серләре белән уртаклашты, балаларны иҗатка һәм үсешкә рухландырды. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов Зөһрә Газинур кызына проектта катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм балаларга иҗади уңышлар теләде. Талантлы актриса белән очрашу театрны яраткан һәм үзенең актерлык сәләтен үстерергә теләгән һәркем өчен файдалы булды. Зөһрә Мөхәммәтгалиевага проектка керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә китапханәчеләр һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәләр. Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. #«КитапСәхнә:«АпушныңТылсымлыТөшләре»Библиоперфомансы”
Әтнә театры артисткасы Зөһрә Мөхәмәтгалиева театр түгәрәгенә йөрүче балаларга Арча китапханәсендә кызыклы дәресләр бирде
23 марта23 мар
~1 мин