Найти в Дзене
Сельские Нивы

Дәвачы

Кафия Вахитова-Низамутдинова. 3 бүлек. Ә Госман белән Наҗиянең уртак шатлыклары көннән- көн матурая барып үзенең яңа шөгыльләре белән әти- әнисен бик шатландырды. Әтиләре авылда плотник булып, авыл халкына яңа йортлар төзү белән шөгыльләнә. Һәркөнне ару- талчыгуларын да онытып Наҗиясе белән кызы Нәсимә янына ашыга. Авыр эштән соң, кемнәрдер хәмер кабып куярга кыстаса да, авызына алмый сасы исле эчемлекне. Ә Госман белән Наҗиянең уртак шатлыклары көннән- көн матурая барып үзенең яңа шөгыльләре белән әти- әнисен бик шатландырды. Әтиләре авылда плотник булып, авыл халкына яңа йортлар төзү белән шөгыльләнә. Һәркөнне ару- талчыгуларын да онытып Наҗиясе белән кызы Нәсимә янына ашыга. Авыр эштән соң, кемнәрдер хәмер кабып куярга кыстаса да, авызына алмый сасы исле эчемлекне.
"Кызым Нәсимәгә ярамас сасы исле эчемлек, аннары Наҗиям дә сабый гына бит әле, үземнән унике яшькә яшерәк, фәрештәдәй саф күңелле якыннарымны рәнҗетмим, аек акыл белән кайтыйм яннарына, - дип уйлаучы бердәнбер ир- затыдыр

Кафия Вахитова-Низамутдинова. 3 бүлек. Ә Госман белән Наҗиянең уртак шатлыклары көннән- көн матурая барып үзенең яңа шөгыльләре белән әти- әнисен бик шатландырды. Әтиләре авылда плотник булып, авыл халкына яңа йортлар төзү белән шөгыльләнә. Һәркөнне ару- талчыгуларын да онытып Наҗиясе белән кызы Нәсимә янына ашыга. Авыр эштән соң, кемнәрдер хәмер кабып куярга кыстаса да, авызына алмый сасы исле эчемлекне.

Ә Госман белән Наҗиянең уртак шатлыклары көннән- көн матурая барып үзенең яңа шөгыльләре белән әти- әнисен бик шатландырды. Әтиләре авылда плотник булып, авыл халкына яңа йортлар төзү белән шөгыльләнә. Һәркөнне ару- талчыгуларын да онытып Наҗиясе белән кызы Нәсимә янына ашыга. Авыр эштән соң, кемнәрдер хәмер кабып куярга кыстаса да, авызына алмый сасы исле эчемлекне.
"Кызым Нәсимәгә ярамас сасы исле эчемлек, аннары Наҗиям дә сабый гына бит әле, үземнән унике яшькә яшерәк, фәрештәдәй саф күңелле якыннарымны рәнҗетмим, аек акыл белән кайтыйм яннарына, - дип уйлаучы бердәнбер ир- затыдыр араларында.
Нәсимә бик елап та аптыратмады , әти- әнисен шатлыкка күмеп, борчусыз гына бик матур булып үсте.
Нәсимәгә өч яшь тулганда ,энекәш тә алып кайттылар. Дөньялары тагын да түгәрәкләнде. Нәсимә энекәшен дә бик яратты, кирәк чакта бишеген тибрәтеп , әнисенә булыша алуына нык шатлана . Әнисе дә күңелен үсендереп,кызын гел мактап тора .
Кечкенәдән җыйнак, пөхтә булып үсүче Нәсимә, әнисенең аркасына массаж ясарга гадәтләнде.
- Синең кызым кулыңнан ниндидер җылы бөркелә сыман. Кулларың шифалы синең. Бәхетең, тәүфыйгың, озын гомерең белән туган була күр! Минем бертуган апам Саниягә охшап, әллә дәвачы буласың микән?
Наҗиянең бертуган апасы Сания - бик күпләрнең рәхмәтен ишетеп яшәүче, нәселдән килгән сәләтле ханым. Тайган, чыккан, буыннарны кулы белән тоеп, сизеп , утыртырга оста.

Нәсимә белән Надя укырга керер яшькә дә җиттеләр.
Мәктәп еллары ике милләттән булган кызны бик дуслаштырды. Надя Нәсимәнең күзләрендә ниндидер бер җылылык бөркелгәнен сизде. Өйдәге туганнарыннан андый җылы мөгәлләмә булмагач, бар серләрен дусты Нәсимәгә сөйли торган булды. Әнисе дә Надяны үз итмәде.
Апалары:" Син кечкенә әле,"- дип үзләре белән уйнатмадылар. Надяны әтисе бик яратты. Үзе дә әтисенең эштән кайтканын зарыгып көтеп ала. Әтисенең командировкаларга китүен һәм
әнисе белән әтисенең еш тавышлашуларын да авыр кичерә. Әтисе белән әнисе юктан да орышышып китәләр кебек. Әнисе гел ниндидер хатын белән яшәдең диеп бәйләнә, әтисе дә тавышын күтәреп ниндидер ирләрнең исемнәрен атый. Кайвакыт сугышып та китәләр. Олыларның шулай кылануын бала күнеле бик авыр кабул итә. Артык ызгыша башласалар, тиз генә җыенып бабаларына китә торган булды. Михаил бабасы,зәңгәр күзле ,сары чәчле оныгын бик ярата. Бабасының Надя белән бер тиң улы да бар.
Михаил карчыгы чирләп үлеп киткәч, үзеннән күпкә яшь
тол хатын, Настяга өйләнде . Әниләренең үлемен авыр кичерә Николай белән Иван, әтисенең яшь хатынга өйләнүен бөтенләй кабул итә алмыйлар.
Кырык яше тулып узса да, яшьлек көче ташып торган Настя Михаилны яшь
әти ясарга да өлгерә. Җитмеш яшенә якынлашучы Михаилның да- ирлек көче, ирлек дәрте куәтле. Яшь әти булуы белән үзе бик горурлана. Настясын да бик хөрмәт итә. Үзен яшь егетләр кебек хис итеп, канатланып ,шатланып эшләп йөри.
Кечкенә улларына Гена дип исем кушалар. Әтиләрен күптән оныклар белән шатландыручы олы туганнары гына нәни Генаны туган диеп кабул итәселәре килми.
Ә менә Надя өчен Гена бик якын туган . Бергә бик күңелле итеп уйныйлар. Үзе белән ягымлы сөйләшкәч, Настя әбисен дә бик ярата. Настя камыр ризыклары еш пешерә . Надяны да тәмлеләр белән сыйлый. Әбисе белән бабасы үзара бик дуслар. Бер- берсенә ягымлы сүзләр белән эндәшәләр. Бала күңеле бик сизгер шул, бабайларына барырга ашкынып тора. Әтисе дә, әнисе дә бик өнәми кызларының аларга баруын.
Әнисенең яныннан кеше өзелеп тормый,бик еш карта ачтырып киләчәкләрен юраталар. Светаның ниндидер әфсенле сулары, банка белән тезелеп тора. Света ,
гозерләре төшеп килгән кешеләргә шул суларга укып, өшкереп акча эшли . Ә кайната Михаил, бер дә яратмый килененең кирәкмәгән шөгыль белән мавыгуын. Берничә тапкыр кисәткәне дә булды киленен : " Ташла килен, бу шөгылеңне ,гөнаһка батма! Кирәкле шөгыль түгел бу!"
Ә Света кемнедер тыңлый торган хатын түгел шул, кайнатасының сүзләренә колак салырга уйламый, ул үзенчә эшләргә өйрәнгән .
Бабасының кисәткәннәре дә тәэсир иттеме ,Надя
әнисе янына килүчеләрне дә сөйми башлады. Килүчеләрне өйләренә кертмәскә тырыша.
Ә менә бу гадәте- әнисе белән арасын тагын да кискенләштерде.

Нәсимә кече яшьтән үк, әнисенә бик зур булышчы булып, өйдәге күп эшләрне эшләргә өйрәнеп үсте. Наҗиянең улы тугач буыннары сызлый башлады. Башта:" Узар әле ",-дип йөрде. Дәваханәгә баргач " Ревматоидный полиартрит "дигән диагноз куйдылар.
Бик еш дәвахәнәләрдә яту да сызлануларын баса алмады. "Бәби табарга кирәк сиңа, сызлануларың шуның белән узарга тиеш ",-дигәч ,утызга җиткәндә тагын бер кыз алып кайтты . Шулай итеп Нәсимәнең энесе дә, сеңлесе дә булды. Сеңлесе Наиләне дә бик теләп, бик яратып караша әнисенә. Бәби керләрен дә юарга булыша .
Тик әниләренең сызланулары гына уза торган чир булмады. Нәсимә өченче класста укыганда сыер саварга , ипи салырга өйрәнде. Сызлануларын басарга тырышып, буыннарын уып, үзенчә массаж ясауларыннан соң әнисе кызын канатландырыр сүзләр табып күңелен күтәрә:
-Кызым синең кулыңда тылсым бар сыман, аннан килгән җылылык авыртуларымны басып тора. Син, кызым ,яшьрәк шул әле . Аллаһ боерса,тора-бара кешеләрне дәвалый торган сәләт ачылыр.
Тик мин генә күрә алмам, минем күп гомерем калмаган кебек, бер дә яхшы төшләр күрмим йоклаганда. Өнем белән төшем бутала кайчак. Бар авырлык сиңа кала, дип кайгырам. Сеңлең Наилә бигерәк яшь кала. Сезнең өчен үзәгем өзелә. Уза торган чир булмады.
- Гел төшенке күңел белән сөйләмә әле, әни! Син терелсен дип, әллә нинди авыр эшләр эшләргә дә риза мин. Син генә терелә күр! Кул-аякларыңның да сызлавы тизерәк узса иде.Әти дә бар эшкә булышырга тырыша. Сине югалтудан бик курка. Синнән башка без нишлибез аннары. Син лучше яшь вакытларыгыз турында сөйлә.
Наҗия кызының күңелен төшәресе килми, сүзне башкага бора. Күңеллерәк темага сөйләшергә тырыша. Ни генә сөйләргә тотынса да, ахыргы сүзләре барыбер шул сызлануларына килеп бәйләнә.
- Кызым, берничә киңәш тә әйтеп китим әле үзеңә:
хәлең ничек диеп сораучыга, беркайчан эчеңдәге сереңне чыгарып салма, "Аллаһка шөкер "-диген. Шуннан да яхшы җавап булмас.
Шатлыгыңны сөйләсәң көнләшерләр, хөсетлерәк кеше булса, этлек эшләргә дә булдырыр.
Эчеңдә кайгың булып, хәсрәтләнеп сөйләсәң, үзләренең шатлыклы вакытлары булып, аңламыйча артыңнан көлеп сөйләргә дә күп сорамаслар, сүзең кире үзеңә әйләнеп кайтканда башка төрле мәгънә алган булып, күңелең кителерлек булмасын.
Кыз гомерем кыскарак булды шул минем. Унсигезем тулганчы кияүгә дә чыктым . Егерме бер яшьтә сине таптым. Әтиегез бик чибәр, тәртипле егет, мине кияүгә алырга сорап килгәч, әниләр каршы килмәде. Үземнең дә иләс- миләс, акыл утырып бетмәгән чак. Кияүгә чыгып, яңа тормыш башлау турында тирәннән уйлап та бетермәгәнмен. Бер тормышка башыңны бәйләгәч,кыз чактагы рәхәт вакытлар сагынып сөйләргә генә кала.
Аллаһкка шөкер , әтиегез бик яхшы ир- егет булып, мине хөрмәт итеп яши. Менә бу каһәр суккан чир генә каян мине эзләп тапты. Син тугач та бик шатланып, сине карашты. Кая барса да, сиңа матур күлмәкләр, матур уенчыклар төяп кайта иде.
- Синең үзеңнең дә туган көннәреңне, сигезенче мартларны бүләксез калдырмый бит. Шундый матур мул челтәрле, ефәк эчке күлмәк сигезенче мартка, туган көнеңә ак туфли бүләк иткән иде. Аяк размерыңны да белә бит.
- Әй кызым ул аякларның хәзер туфли киярлеге калмый бугай шул. Бәхетебезгә күз тиде ахры. Күрше хатыннары көнләшеп тә куялар иде, әтиеңнең бүләкләр алып биргәнен белгәч. "Безнең ирләр беркайчан бүләк биргәннәре юк , "- дип .
- Әни тагын шул авыруыңны уйлап күңелеңне тешерәсең, телисеңме мин сиңа массаж ясыйм.
- Сиңа болай да эш күп бит кызым. Бик армаган булсаң гына яса .
Нәсимә ясаган массаждан соң әнисе рәхәтләнеп йоклап ала. Даруларын да үз вакытында эчеп тора инде, тик алга китеш кенә сизелми. .
Нәсимә гел могҗизага өметләнә, әнисе терелер, башкалар кебек рәхәтләнеп атлап йөри башлар кебек. Әтисе дә бик борчыла, яраткан хатынының урынга кала баруын күреп. Үз вакыты җиткәч, дәваханәгә ятып тиешле дәвалану курсларын узып торуның да әлләни файдасы сизелми.
36 яше тулгач Наҗия озак яши алмады. Августның кояшлы, җылы иртәсендә ирен ялгыз, балаларын ятим калдырып, күзләрен мәңгегә йомды.
Нәсимәгә 15 , Газизгә 12 ,кечкенә Наиләгә 8 яшь кенә иде.
Терелмәсен алдан белсәләр дә, Наҗиянең үлемен бик авыр кичерделәр. Әтиләренең җилкәсенә бик авыр йөк төшкән кебек булды. Тик ул үзенә "сынмаска" дигән әмер бирде. Зур кызы Нәсимә күптән барлык эшләрне эшләргә өйрәнде. Димләсәләр дә ,йортка башка хатын- кыз китерергә уйламады.48 яшлек ир үзенең гомерен балаларына багышлады. Балаларга әти дә, әни дә булырга тырышты. Кечкенә Наилә әнисен сагынып, бик еш елап үзәкләренә үтте.
Наҗиянең апасы Сания ятим калган гаилә өчен бик зур терәк булды. Балаларга да күз-колак булып, Нәсимәгә дә белмәгән эшләрне эшләргә өйрәтте. Оста итеп камыр ризыклары пешерү серен дә апасы төшендерде.
Нәсимә туганнарын бәйрәмнәргә дә, болай көннәрне дә камыр ризыклары пешереп сыйларга тырыша . Әтисенең дә эше җиңелләрдән түгел. Көнозын балта кыйнап ,арып -талчыгып кайтып керә. Шулай да балалары белән ягымлы итеп сөйләшергә үзендә көч таба. Әтиләренең хөр күңеле балаларга көч өсти , улы Газиз дә апасы Нәсимәгә зур булышчы.

Гомер туктап тормый,Наҗиясез дә көннәр үз көенә агып тора.
Нәсимәнең тугры дусты булу бик зур терәк. Мәктәптә дә гел бергә аерылмас дуслар. Надя, Нәсимәләрнең өйдәге эшләрендә дә булыша. Дустының эшен җиңеләйтеп,дәрестән соң була торган түгәрәкләргә барырга ярдәм итә.
Кызлар класста чибәрлекләре һәм яхшы билгеләргә укулары белән башкалардан аерылып торалар. Бәйрәмнәрдә төрле сәнгать чаралары уздырганда да Нәсимә белән Надя игътибар үзәгендә. Башлап йөрүчеләр дә алар. Биергә, җырларга да осталар. Кызлар җиденче класста укыганда , мәктәпләрнә физкультура дәресен укытырга, яшь укытучы Ислам килде. Ул килгәч, мәктәп тормышы тагын да җанлана төште. Йөзе елмаюдан һәрчак балкып торучы, кирәк чакта кырыс та була белүче Ислам - оста баянчы. Дәрестә дә баян белән көйләр уйнап күнегүләр ясата, һәм биергә өйрәтә . Энергиясе ташып тручы егет, үзе дә баянын күтәргән килеш күнегүләрне кабатлый. Озын тәнәфестә , мәктәпнең озын коридорында дискотека оештыручы да Ислам. Укучылар мәктәпкә ашкынып, теләп киләләр. Баян белән татарча биесәләр, магнитофоннан яңгыраган көйләргә шейк итәләр, вальс әйләнәләр. Ислам абыйлары, оста итеп вальс әйләнергә дә өйрәтә.
Мәктәптә җиденче һәм сигезенче класслар өчен оештырылган " көзге бал," моңарчы уйнамаган төрле уеннары белән хәтерләрендә уелып калды. Чираттагы уен - ике дус кыз өчен тагын да уңышлы булып, хәтерләренә иң матур мизгел булып кереп калды.
Уртада вазада ике роза чәчәге утыра.
" Мәктәпнең иң чибәр ике кызы кем? Бу чәчәк шуларга тапшырылачак",
дип игълан иттеләр. Яшерен төстә генә чибәр кызларга сайлау үткәрелде. Егетләргә кәгазь кисәкләре өләшенде, бер-берсенә күрсәтми генә егетләр күңелләрендә йөргән кызларның исемен язды.
Иң күп тавышны Нәсимә җыйган,икенче урынны Надя яулаган.Кызларның күбесе чәчәккә ия булу теләге белән янса, Нәсимә киресенчә, үзенең исемен чыкмавын теләгән иде. Башкалардан аерылып торырга теләми ул.
Чәчәкне тапшыру өчен тантаналы музыка яңгырый башлагач та югалып калды. Уңайсызланып кына чәчәкне барып алды. Оялудан битләре алланып, янып тору-Нәсимәне тагын да гүзәлләткән иде.
" Дамский танец" игълан ителде. Җиңүчеләр үзләренең күңеленә охшаган егетне вальс әйләнергә дәшергә тиеш. Надя Нәсимәгә оялмаска көч бирде:"Әйдә сигеенче класс егетләрен биергә дәшәбез. Мин Сашаны дәшәм, син аның дусты Рәисне чакыр! Үзебезнең класс малайларыннан болай да туйган "- диде.
Үзләреннән бер класс югары укучы Рәис белән Сашаны биергә алырга булдылар. Алар да классларында бик актив, яхшы билгеләренә укучы тәртипле егетләр санала. Рәискә күптәннән, классларындагы Зина гашыйк. Нәсимәгә карата Зина күңелендә нәфрәт уянды."Үз классларындагы егетләр ярамаганмы? Нигә зур класс егетенә кул сузарга? "-дип тузынды.
Биергә чакырмаса да, Рәис күптәннән Нәсимәгә күз атып йөри иде. Парлы биюләре егеткә канатлар куйды. Кыз белән аралашырга юл ачты. Дәрестән кайтканда да,дәрестән соң оештырыла торган түгәрәкләргә барганда да юллары гел кисеште. Нәсимәне гел юлда көтә торган булды. Әнисез калган кызга ничек булса да ярдәм итү уе белән янды:
"Нәсимә, нинди авыр эшең бар, мин һәрвакыт сиңа булышырга әзер. Энең Газизны да рәнҗетергә ирек куймыйм, синең туганнарың да күңелемә бик якын"-дип сөйләп, Нәсимәнең күңелендә күберәк урын ала барды.
Саша белән Надяның да серләр килеште. Алар да күптән аралашып йөргән парлар сыман,бер-берсенә тиз ияләштеләр.
Дус кызларның сөйләр сүзләре тагын да күбәйде.
Күңелләрен, моңарчы сизмәгән үзгә бер хис биләп алды.
Дус егетне ерактан гына күрү дә ,кызларны бик бәхетле итеп сизәргә ярдәм итә, күңелләрен шатлыклы, рәхәт дулкыннар биләп ала.
Нәсимәнең әнисен югалтудан туган -томанлы, моңсу көннәренә кояш булып керде тәүге мәхәббәте.
Мәктәпләренә физкультура укытучысы килү дә, төссез дөньясына нур өстәде. Сәләтле укучыларны курай уйнарга да өйрәтә, дәресләрдән соң түгәрәкләр оештыра. Укытучы абыйларының үзе ясаган курайлары да күп икән. Укучыларга шул курайларны өләшә,курайны ничек ясарга икәнен дә өйрәтергә тырыша. Яңалыкка омтылу көчле Нәсимәдә, өйрәтүче булганда ник өйрәнмәскә?! Надя белән ярышып-ярышып курай уйнарга өйрәнделәр. Берничә тишеге булган, куыш таяк кисәгеннән шундый матур көйләр чыксын инде, шаккатмалы! Бармакларыңны дөрес баскалап, сулышыңны гына дөрес чыгарырга кирәк. Шундый моңлы,үзәк өзгеч көйләрне дөрес уйнарга өйрәнде Нәсимә. Күңеленә язгы ташкыннардай ургылып кергән саф, самими мәхәббәт хисе дә канат өсти, күпме эшләсә дә арымый торган энергия белән баета бугай үзен.
Надя оста рәсем ясавы белән дә мәктәптә аерылып тора. Мәктәпнең стена газеталарындагы рәсемнәр- Надяның иҗат җимеше.
Соклангыч рәсемнәр тудыручы бу кызга Саша да үлеп гашыйк. Тик, Сашаның әниләре генә Надя белән дуслашуына каршы. Светаның кара сихер белән эш итүе, авылдашларын читләштерә. Шунлыктан балаларына да сагаеп карыйлар. Ә Сашаның беркемдә дә эше юк,Надяга карата чын саф хислә белән яна. Надя да бик ярата Сашаны.
Сашаның әнисенең сүзләрен -"яхшы кешеләр" Надяга җиткерделәр. Шул хәбәрне ишеткәч - Надя әнисенә тагын ризасызлык белгертте.Апалары белән дә ,әнисе белән дә тагын ачуланушу белән тәмамланды бу сөйләшү. Аңлашу булмады араларында. Өйдә булмаган күңел җылысын читтән эзли. Саф күңелле дусты Нәсимәне дә, Сашаны даүзенең иң якын кешеләре итеп кабул итә.
Үз туганнары нигә дошман күрәләр? Надя шуны аңламый. Апалары сеңелләренең чибәрлегеннән дә, булдыклы булуннан да, акыллы чибәр егет белән дуслашуын да күрә алмыйлар. Олы апасы Наташа бигерәк усал."Егетең белән араңны өзәм,кияүгә чыгып тормыш корырлык та ясамыйм," -дип күңеленә шом сала.
Күңелле мәктәп елларының соңгы елына да аяк бастылар. Егетләр -мәктәп бусагасын укучы буларак атлап кермәслек булып җитлегеп,мәктәп белән саубуллаштылар. Тик сөйгән кызларының мәктәп укучысы булу ,мәктәпкә эзне суытырга ирек куймый әле.
Саша көз көне туган булу сәбәпле ,классташларыннан бер яшькә олырак иде. Унны бетерүгә, көзгә армиягә китәргә повестка да килде. Яшьләр җәй буе колхозның вак-төяк эшләрендә гел бергә эшләделәр . Колхоз кырында сәнәк белән печән җыярга да, ындыр табагында да--күберәк яшь егет- кызлар, мәктәп укучылары көч түгә . Яшьләр күп авылда. Эшләргә күңелле. Кызу кояш астында эшләү дә талчыктырмый, ындыр табагында төнге сменада эшләү дә яшьләргә әлләни авырлык тудырмый.

Дәвамы бар.

Кафия Вахитова-Низамутдинова