Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Икесе дә бер тамырдан

Иглин районының Балтыйк авылына тирә-як авыллар кешеләре генә түгел, дәрәҗәле кунаклар да килде. Бәйрәм җыр һәм әйлән-бәйлән уйнаудан түгел, ә тынлыктан башланды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган обелискка һәм Беларусьны немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан истәлек ташына чәчәкләр салды. Авылның төп мәйданында осталар ярминкәсе оештырылды. Балаларга традицион камыр ризыклары — борынгы рецепт буенча пешерелгән «тургайлар» тараттылар. Күңел ачулардан соң кунаклар А. Харитонов исемендәге мәдәният йортында, модельле китапханәдә һәм белорус тарихи-мәдәни үзәгендә — Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиалында булдылар. Биредә алар белорусларның Башкортстан җирләренә күчеп килү тарихы, чын көнкүреш әйберләре, костюмнар һәм кулъязмалар белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез, 2 апрель – Белоруссия һәм Русия халыклары бердәмлеге көне. 1996 елның 2 апрелендә ике илнең президентлары Борис Ельцин һәм Александр Лукашенко
Оглавление
    Икесе дә бер тамырдан
Икесе дә бер тамырдан

Икесе дә бер тамырдан

Иглин районында Белоруссия тарихи-мәдәни үзәге Русия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көненә багышланган Язны каршылауның борынгы йоласына дусларын җыйды.

Иглин районының Балтыйк авылына тирә-як авыллар кешеләре генә түгел, дәрәҗәле кунаклар да килде. Бәйрәм җыр һәм әйлән-бәйлән уйнаудан түгел, ә тынлыктан башланды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган обелискка һәм Беларусьны немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан истәлек ташына чәчәкләр салды.

Авылның төп мәйданында осталар ярминкәсе оештырылды. Балаларга традицион камыр ризыклары — борынгы рецепт буенча пешерелгән «тургайлар» тараттылар.

Күңел ачулардан соң кунаклар А. Харитонов исемендәге мәдәният йортында, модельле китапханәдә һәм белорус тарихи-мәдәни үзәгендә — Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиалында булдылар. Биредә алар белорусларның Башкортстан җирләренә күчеп килү тарихы, чын көнкүреш әйберләре, костюмнар һәм кулъязмалар белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2 апрель – Белоруссия һәм Русия халыклары бердәмлеге көне. 1996 елның 2 апрелендә ике илнең президентлары Борис Ельцин һәм Александр Лукашенко Мәскәүдә “Русия һәм Белоруссия берлеген оештыру турында” килешүгә кул куйдылар, ул илләрнең үзара интеграция процессына башлангыч бирде.