Кафия Вахитова- Низаметдинова. 1-2 бүлекләр. Кояш елмайган май иртәсендә, берүк сәгатьтә ,бер авылдан ике кыз дөньяга аваз салды. Берсе татар гаиләсе Госман белән Наҗиянең беренче шатлыклары Нәсимә.Икенчесе Надя- Света белән Николайның өченче булып туган төпчек кызлары.
Кояш елмайган май иртәсендә, берүк сәгатьтә ,бер авылдан ике кыз дөньяга аваз салды. Берсе татар гаиләсе Госман белән Наҗиянең беренче шатлыклары Нәсимә.
Икенчесе Надя- Света белән Николайның өченче булып туган төпчек кызлары.
Авылның бер яртысында татарлар яшәсә, икенче яртысында чуваш миләтеннән булган халык яши. Мәчете дә, Чиркәве дә булган зур авыл. Ике милләт тә үз диннәренә бирелгән һәм күршеләренең диннәрен дә хөрмәт итүче, үзара тату яшәүче авыл. Авылның исеме дә үзенчәлекле . Авылга " Динсаф "дигән исем сайлаганнар.
Татарлар чувашча яхшы белә, чувашлар татарча матур итеп сөйләшә белә. Тик шулай да, чувашлар татарларның кайбер хәрефләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Ң хәрефе алар өчен бөтенләй әйтелә алмый торган авыр хәреф...
Госман да, Наҗия дә бик шатланып кабул иттеләр мәхәббәт җимешләренең сау- сәламәт дөньяга тууын . Кызларына иң матур исемне сайларга тырыштылар. Нәсимә" йомшак искән җил һәм бик мәрхәмәтле" дигәнне аңлата икән. Наҗия исеменә дә якын килә. Менә шул исемгә тукталырга булдылар.
Ә ,Света, ике кыздан соң малай булыр диеп көткәнгәме, Надяга карата битараф, бик салкын булды. Хәтта аның яшәвен дә теләмәде. Зәңгәр күзле, сары чәчле Надя йөзгә бик сөйкемле булса да, әнисененнән ярату хисләре булмаганны сизепме, бик елак та булды. Өйдә башкалар булмаса, Света нәни кызы елый башласа үзен генә калдырып чыгып китә һәм иркенләп кибетләрдә йөреп кайта торган булды.
Надя арыганчы елый һәм арып йокыга китә иде. Гомере белән туган сабый булганлыктан, фәрештәләр саклый иде ,күрәсең үзен.
Николай районга барып ПМК төзелеш оешмасында хезмәт куя. Светага уч тутырып акча кайтара.
ПМК төзелеш оешмасы эшчеләре колхоз , совхозларга барып, терлекләр өчен зур сыер абзарлары, бозаулар өчен тораклар, иген салып куяр өчен ангарлар төзиләр.
Кайвакыт ерак шәһәрләргә командировкаларга җибәрәләр. Чираттагы командировкалары Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәренә туры килде.
Эшләү сроклары озакка буласын белгәч , Света уңайсызланды, тормыш итәр өчен иркенләп акча кайтасын уйлагач ,каршы килмәде.
Света эшкә йөреп бик ватылмый. Бригад эшенә сирәк кенә чыккалап ала . Чәйлек, шикәрлекне өйдә торып та эшли ала бит ул. Кешеләрнең киләчәген карта ачып юрый. Сөйдерү, боздыру эшләре белән дә шөгыльләнүдән тайчынып тормый. Кыскача гына әйткәндә :кара сихер белән шөгыльләнү, әбисеннән тапшырып калдырылган шөгыль.
Көн туса, гозерләре төшеп килүчеләр хәтсез була. Чуваш милләтеннән дә, татарлардан да ,хәтта күрше авыллардан да килеп капкасын кагучылар булгалый.
Николай киткәнгә сигез ай вакыт узды, башта сирәк булса да хатлары килгәләсә ,соңга таба бөтенләй килми башлады.
Күңеле тынычсызлана башлап, үзенә дә карта ачып карады, карта, ире янында башка хатын барлыгын күрсәтте .
Николайның абыйсы Иван да шул төзелеш оешмасында эшләгәнлектән, командировкага бергә киттеләр. Света Иванга хат язарга уйлады.
Күңеле бер дә юкка көяләнмәгән икән, Николай ялгыз таҗик хатынына йортка кергән.
Абыйсыннан шундый хәбәр килде Светага.
-Үзең килсәң яхшырак булыр, үзең ирсез, балалар әтисез калмасын иде ,- дип язган хатына Иван.
Света үзе дә буш тормый ансы. Сигез ай буе иренә тугрылык саклап бетерә алмый. Бик куәтле итеп самогон кою серләрен дә белә. Телгә оста, йөзгә чибәр ирләр кунак булгалый үзендә.
Тәвәккәлләп юлга кузгалды Света. Ике кызын әнисенә калдырды.
Николай аптырап китте Светаның шундый ерак шәһәргә килеп төшкәнен күргәч.
- Нигә хәбәр салмадың киләсеңне әйтеп?
Света хәйләкәр, эчендә ачу кайнаса да, иренә ягымлы булырга тырыша. Иванның үгет - нәсихәтен дә исеннән чыгармый.
Ул аңа:
-Ягымлы булырга тырыш, ачуланышма, алайса бөтенләйгә ирсез калуың ихтимал, йортка кергән хатыны бик чибәр һәм бик йомшак телле, Николай өчен үлеп тора ,- дип язган иде.
- Сиңа сюрприз ясыйсым килде Николай, бик нык сагындым, кайтканыңны көтеп җиткерә алмадым, шуңа үзем килергә уйладым, - дип күчтәнәчләрен таратырга тотынды.
Николайның бик яратып ашый торган дуңгыз салосын да алып килде. Дуңгыз салосына һәм тагын берничә азыкка үзен сөйдерә торган әфсеннәрен дә ясарга онытмады.
Николай гадел ир буларак, үзенең гонаһын яшереп калдырырга уйламады да.
- Света ачуланма, мин үземнең чын мәхәббәтемне монда килгәч таптым. Һәм безнең хисләребез төпле, гомерлек.
- Ничек шулай бик тиз генә безне онытып, башканы таптың, Николай?
- Синең дә гонаһларың юк түгел. Кемнәр белән очрашкалап торуың турында монда хәбәрләрең килеп иреште. Мин бит рәхәттән җир читенә китмәдем, гаиләм рәхәттә яшәсен дип, шундый авыр төзелеш эшендә хезмәт куям. Хатынымнан мөгез куйдырып йөрүне мин күтәрә алмадым.
Балаларны ташламам, төзелеш объектын тапшыргач, туган якларга кайтырга исәп. Нурлы- хәзерге хатыным, минем белән җир читенә китәргә дә әзер. Ул да минем белән кайтачак. Аның белән яши башлагач , хатын- кыз назының ничек булганын аңладым мин. Син бер кайчан миңа яхшы иттереп дәшмәдең. Гел кырыс итеп сөйләп, гел кычкырып миннән акча гына дауладың. Миңа бары, эш аты итеп кенә карадың. Йокларга яткач та, минем теләкне канәгатьләндерергә теләмәдең. Синең гел кайсыдыр җирең авырта, син гел арган...
Тормышта башкача да яшәп була икән.
Дини бәйрәмнәрдә эчеп акылың югалткан чакларың да әз булмады.Балаларга нинди үрнәк әни инде син?
Нурлы- чын саф хатын. Спиртлы эчемлекләрне иснәми дә.
- Синең үзеңә дә тыелырга туры киләчәк бит, сөяркәң эчмәгәч. Минем белән бик яхшы чәкештереп җибәрә идең мин куган самогонны. Ул вакытта башка төрле сайрый идең.
- Кирәкле шөгыль түгел бит хәмер эчү. Бергә эчеп, әз сугышмадык бит синең белән.
- Ул хатын сиңа кем булган инде? Мин сиңа ике кыз табып бирдем .Минем өлешем күберәк синең алда.
- Нурлы миңа малай бүләк итәргә тели. Ул миннән йөкле. Минем дәвамым туачак дөньяга, ишетәсеңме, Света?
Светаның эчендә давыл кайный. Зәһәрлеген тышка чыгарса, ирсез каласы көн кебек ачык.
Күп акча эшли торган ирне каян табасың әле? Үз кирәгенә ир табылыр ансы.
Шуның өчен сабыр булырга, сүзләрне уйлап кына әйтергә тырыша. Ничек тә алдап- йолдап ,алып килгән сөйдергечле ризыкларны ашатырга бар теләге. Аннары нишләргә икәнен белер иде ансы.
- Николай, миндә гаеп күп булганлыгын аңладым, син киткәч бик нык үкендем, сиңа карата тупас булганлыкларымны уйлап, йокысыз төннәр кичердем. Соңрак искә төшә шул. Хәзер белер идем ничек яшәргә. Их, соңга калдым бугай шул. Туган яктан килгән ризыклар белән сыйлан. Әни син яраткан сало да куйды . Мөселман илендә андый ризыклар ашый алмыйсыңдыр. Светаның теле- телгә йокмый. Шундый ягымлы сөйләшә. Николай да аптырап торды бер ара. "Шундый тупас хатыннан, ничек шундый ягымлыга әйләнгән?" - дип.
Сарымсак исләре, борыч исләре аңкып торган салоны күргәч, авызына сулар килде хәтта. Ризыклардан авыз итәргә тотынды. Бар да тәмле, туган якны искә төшерде. Света стаканнарга самогон койды." Сало яхшы эшкәртелер өчен шуннан башка булмас", - дигәч ансын да йотып куйды Николай. Бердән соң икенче рюмка да яхшы гына тамагын юып төште. Икене эчкәч башкаларының саны да онытылды. Светага карата эчендә бернинди үпкә дә калмады. Хатыны шундый гүзәл , ягымлыга әйләнде . Сөйләр сүзләре күбәйде. Кызларын сагынып бераз елап та алды.
Искиткеч назлы, мәхәббәтле төннән, дөньяга туачак Надя яралды .
Светадан башка бер минут тора алмас кебек көчле ярату туды Николайның җанында. Светаны озатканда да елап калды хәтта. Нурлыны бик нык хөрмәт итсә дә ,элекеге ярату юкка чыкты, күңеле суынды. Малай туса да, язмышын Нурлы белән бәйләү турындагы уй арткы планга күчте.
Улларына Камил -дип исем куштылар.
Камил кара чәчле, кара тут битле булса да ,күзләре әтисе Николайныкы кебек җете зәңгәр иде. Шундый тере, шундый мөлаем булып үсеп килә сабый. Николайның җаны бәргәләнә. Камил белән Нурлысы да якын күңеленә. Ике кызларының анасы Света да гел күз алдыннан китми. Соңгы тапкыр уздырган ләззәтле төн, кабат-кабат хәтерендә яңарып, җаны- тәне Светаны тансыклый башлый. Төзелештә эшкә тотынгач та, гел сары бөдрә чәчләрен җилфердәтеп , каршына Светасы килеп чыга кебек . Әллә акылыма зәгыйфьлек киләме, дип, куркып та кала кайчак.
Икенче бүлек.
Света тыныч күңел белән кайтты Таҗикстаннан. Үзенең дә иренә карата мәхәббәте яңарды. Җаны, күңеле чәчәк ата. Иренең һичшиксез үзенә әйләнеп кайтасына чын күңеле белән ышана. Үзе ясаган әфсеннән бер ир- атның да ычкына алмаганын белә ул. Инде ничә буын әбиләреннән шул серле шөгыль тапшырылып килә. Алар нәселендә гел кара сихер генә түгел, ак сихер белән шөгыльләнүче дә бар. Һәм капма- каршы сихер чиратлап тапшырыла .
Светадан соң шөгыльләнүче, ак сихер белән дәвам итәчәк.
Ул кайтканчы бусагадан башка ирләрне атлатмаска үзенә сүз бирде.
Үзенә тагын да ныгырак бәйләр өчен иренең сүрәтләре ( фото карточкалары) өстендә тагын да көчлерәк ритуаллар эшләде. Ансы серле сүзләр әйтелеп, пычак белән башкырыла.
Һәм кайтып бер ай үткәч ,үзенең йөккә узганлыгын белеп тагын бер кат шатланды.
Иренә мәхәббәт тулы ягымлы сүзләр белән хат язуларны да ешлатты. Үзенең йөкле икәнлеген дә бик шатланып хәбәр итте.
"Һичшиксез , дәвамчың улың туачак, ул белән шатландырам сине ,"-диеп вәгъдә бирде.
Иренең дә ягымлы сүзләр белән язылган хатлары килгәләп торды.
Киткәннәренә бер ел тулып узгач кайтты Николай.
Светасының хәйран калынайган гәүдәсен күреп., үзенә күрә бер горурлык хисе кичерде күңеленнән.
Тегендә туып калган Камил улы да күз алдына килеп моңсуланды күңеле. Ни дисәң дә үз каны бит , бер гөнаһсыз сабые калды чит җирдә.
Саф күңелле, ирен хөрмәт иткән, дәртле хисле Нурлысын да сагынып алырга өлгерде. Бер авыр сүзләр әйтмичә тыныч кына озатып калды Нурлы үзен.
" Миңа чын мәхәббәтнең барлыгын тоярга ярдәм иткәнең өчен һәм дөньяга аваз салган Камилебез өчен сиңа бик зур рәхмәтле мин"- диде.
" Ник мине калдырып китәсең "- дип бәргәләнмәде чиста күңелле мөселман хатыны.
Коляның үзенә карата суынганын сизгәч үк, Нурлы белекчегә барды . Үзенең йомышын сөйләгәнче үк, киләчәген әйтеп бирде Гөлҗиһан әби:
---Беләм, ни йомыш белән килгәнеңне, ылан. Көчле мәхәббәттән улыгыз яралган. Безнең дин кешесе түгел синең сөйгәнең. Беренче никахтан балагыз булмаган, шуңа юлларыгыз аерылган. Бу мәхәббәтең ана булу бәхетен бүләк иткән. Күңелеңә авыр алма, юлларыгыз аерыла. Һәм хәерлесенә була. Ул яшәгән якка кайтырга уйлама! Хатыны сиңа яшәргә ирек бирмәячәк. Бик көчле кара сихер белән шөгыльләнә . Ир затың ,үз хисләренә үзе хуҗа түгел. Аның хисләре белән хатыны идарә итә.
Туачак улыгыз күренекле шәхес булачак, артык бәргәләнмә, ничек бар шулай кабул ит язмыш сынавын. Бәхетең алда, тора- бара ачылачак.
Нурлы ишеткән сүзләреннән башта бик уңайсыз хис итте үзен. Коляның игьтибарына бик нык күнеккән, назлы сүзләренә ияләшкән иде бит. Алдагысын бик нык уйлагач, әкрен генә үзенең хисләрен тәртипкә салып, үзен аерылышу минутларына тыныч булырлык итеп әзерләде.
Николайның кызлары - Марина белән Наташа да бик шатландылар, ел артык читтә йөргән әтиләрен күргәч.
Әтиләре сумка тутырып җылы як җимешләре, кызларына уенчыклар, матур күлмәкләр күп итеп алып кайткан. Ничек яратмыйсың шундый бай ,мәрхәмәтле әтине?
Үз вакыты җиткәч, җылы якларда нигез салынган Надя да дөньяга аваз салды.
Тик, ни хикмәт Николай өзелеп яратты сары чәчле зәңгәр күзле кызларын, хәтта башка кызларына караганда да якын күрде Надяны. Һәм исемне дә үзе сайлады.
-Надя -Надежда булсын. Киләчәккә гел яхшы өметләр белән яшик, гел яхшы булсын кызымның киләчәге, - дип юрады, әти кеше.
Ә Светага барыбер иде, исеме ничек булса да. Нурлыга якын исем сайлады дип, хәтта дошман булып, көндәш булып күренде төпчек кызлары күзенә. Әниләре генә түгел, ике апасы да, көндәш итеп кабул иттеләр кечкенә сеңелкәшләрен.
" Мин сезгә энекәш алып кайтам," -диеп йөргән әниләре , кыз бәби алып кайтканны күргәч, апалары Наташа белән Маринаның да күңелләре кабул итмәде Надяны.
Дәвамы бар.
Кафия Вахитова- Низаметдинова.