Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

"Таян Аллага

"Таян Аллага" Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага! Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән, Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән. Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең; Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең! Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына; Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә! Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага! Габдулла Тукай

В ответ на пост

"Таян Аллага"

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,

Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;

Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Габдулла Тукай