Быел һава аномаль җылы, шуңа бәйле республикада язгы ташу гадәттәгедән иртәрәк, ягъни 15-20 апрельдә көтелә, дип хәбәр итте Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Алексей Перонко. Шуңа карамастан, белгечләр су басуның җитди куркынычын күрми, гәрчә боз китү тулысынча төгәлләнмәгән булса да: Кушнаренко юнәлешендә һәм Павловка сусаклагычында боз тора әле.
Республиканың таулы районнарында кар эрү дә күңелсез сюрпризлар вәгъдә итми. Төшерү мәгълүматларына караганда, сусаклагычлар урнашкан урыннарда карда су запаслары күләме уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 40 процентка түбәнрәк.
- Язгы ташуның ике куркыныч чоры бар. Беренчесе - елгалар ачылу һәм боз китү, бу вакытта тоткарлыклар барлыкка килүе яки су биеклегенең кискен күтәрелүе мөмкин. Бу чорны без тәмамлыйбыз инде. Икенче чор - үзәннәр тулган вакытта, су басуны киметү өчен сусаклагычлар эшен җайга салабыз, - дип аңлатты Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рә