Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Акъяр дәваханәсенә заманча яңа җиһаз кайтты

Яңа кольпоскоп, 40 тапкырга кадәр зурайтып, тукымаларның структурасын җентекләп тикшерергә һәм авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән аналык муентыгы яман шеше һәм цервицитны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Процедура авыртусыз үтә, 20 минуттан да кимрәк вакытны ала һәм ел саен үткәрелә торган тикшерү кысаларында 30 яшьтән өлкәнрәк булган барлык хатын-кызларга тәкъдим ителә. —Җайланма заманча стандартларга туры килә һәм районда гинекологик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак, процедураларны пациентлар өчен уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итәчәк, — ди Акъяр дәваханәсенең баш табибы Рәмилә Шәрипова. «Гаилә» гомумдәүләт проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә стимуллар булдырыла. Бөтен ил буйлап актив озак яшәү практикасы гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә торган «Пушкин картасы»
Оглавление
    Акъяр дәваханәсенә заманча яңа җиһаз кайтты
Акъяр дәваханәсенә заманча яңа җиһаз кайтты

Акъяр дәваханәсенә заманча яңа җиһаз кайтты

«Гаилә» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Акъяр үзәк район дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясенә яңа кольпоскоп кайтарылды. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Яңа кольпоскоп, 40 тапкырга кадәр зурайтып, тукымаларның структурасын җентекләп тикшерергә һәм авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән аналык муентыгы яман шеше һәм цервицитны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Процедура авыртусыз үтә, 20 минуттан да кимрәк вакытны ала һәм ел саен үткәрелә торган тикшерү кысаларында 30 яшьтән өлкәнрәк булган барлык хатын-кызларга тәкъдим ителә.

—Җайланма заманча стандартларга туры килә һәм районда гинекологик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак, процедураларны пациентлар өчен уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итәчәк, — ди Акъяр дәваханәсенең баш табибы Рәмилә Шәрипова.

«Гаилә» гомумдәүләт проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә стимуллар булдырыла. Бөтен ил буйлап актив озак яшәү практикасы гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә торган «Пушкин картасы» программасы үз эшен дәвам итә.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.