Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Күзләр тимәсен!"

Уллары Кәрим һәм Раян белән Фирдус Тямаевның язылучылары күптән таныш. Ә менә Мәрьямне җырчы күрсәтмәде диярлек. Бу юлы Фирдус искәрмә ясарга булган. «Фото-видеосын бер дә куйган юк. «Тьфу» дип карагыз. Бүген - кызым Мәрьямнең туган көне», – дип язып, җырчы сабый белән матур видео урнаштырды.
Мәрьямнең исә артистлар гаиләсендә үсүе күренеп тора. Торт алып чыкканда үзенә атап башкарылган «Туган көн» җырына боргала-боргалана бии, куллары белән матур хәрәкәтләр ясый.
Җырчының язылучылары да Мәрьямне бик яратып караган. «Әнисенең копиясе булган. Аллаһы Тәгалә үзенә ак бәхетләр бирсен», «Күзләр тимәсен. Әти-әни канаты астында бәхете белән үссен», – дип язалар. Тулырак: https://intertat.tatar/news/tfu-dip-karagyz-firdus-tyamaev-keckena-kyzyn-kursatte-5878792
Оглавление
     "Күзләр тимәсен!"
"Күзләр тимәсен!"

"Күзләр тимәсен!"

Моңлы гаилә Резидә һәм Фирдус Тямаевларның кызлары Мәрьямгә ике яшь тулган.

Уллары Кәрим һәм Раян белән Фирдус Тямаевның язылучылары күптән таныш. Ә менә Мәрьямне җырчы күрсәтмәде диярлек. Бу юлы Фирдус искәрмә ясарга булган. «Фото-видеосын бер дә куйган юк. «Тьфу» дип карагыз. Бүген - кызым Мәрьямнең туган көне», – дип язып, җырчы сабый белән матур видео урнаштырды.

Мәрьямнең исә артистлар гаиләсендә үсүе күренеп тора. Торт алып чыкканда үзенә атап башкарылган «Туган көн» җырына боргала-боргалана бии, куллары белән матур хәрәкәтләр ясый.

Җырчының язылучылары да Мәрьямне бик яратып караган. «Әнисенең копиясе булган. Аллаһы Тәгалә үзенә ак бәхетләр бирсен», «Күзләр тимәсен. Әти-әни канаты астында бәхете белән үссен», – дип язалар.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/tfu-dip-karagyz-firdus-tyamaev-keckena-kyzyn-kursatte-5878792