, Кабатлана кичләр, иртәләр... Гомер дигән язмыш җыелмасы Сизелмичә шулай үтәләр... 💫Иртә җитсә - кайчан кич җитәр дип, Кичкә керсәк - төнне көтәбез... Без үзебез ашыга-ашыга шулай Гомер йомгакларын сүтәбез... 💫Әле генә менә башлыйбыз да, Шул арада үргә җитәбез... Килә бер көн, сәгатебез суккач, Ташлап, дөньялардан китәбез... ✨Юк ашыкмыйк! Килсен үз көенә Көне... Төне... Аннан иртәсе... Туар таңнар атсын барыбызга, Бүләк итеп бәхет көлтәсе... Ләйлә Кадырова