- Әлеге хуҗалыкта 29 трактор һәм 22 прицеп бар. Алар барысы да язгы кыр эшләренә әзер, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов. Бу, әлбәттә, механизаторларның да, әлеге эшләргә өлеше кергән һәрбер хезмәткәрнең дә һәм җаваплы белгечләрнең дә уртак тырышлыгы. Техникаларның төзеклеген тикшергән вакытта җәмгыять җитәкчесе Рашит Хафизович үзе дә механизаторлар янында булып, эш барышы белән танышып торды.