Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан төзелеш тармагының тотрыклылыгын саклап калды

Бу өлкәдәге өзеклекләр бөтен чылбыр буйлап тиз тарала. Нәкъ менә шуңа күрә төзелеш комплексының тотрыклылыгы идарә сыйфатының мөһим индикаторы булып тора, дип саный Сәяси мәгълүмат үзәге генеральный директоры Алексей Мухин. Аның сүзләренчә, Башкортстан монда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
«Башкортстанның үз тәҗрибәсе бар. Республикада власть төзелеш комплексын эш ритмында тотып кала алды, шул исәптән иң гади булмаган елларда да. Президент Владимир Путинның Русиядә торак төзелеше үсешенә зур өлеш керткән өчен Радий Хәбировны Рәхмәт хаты белән бүләкләве очраклы түгел», — дип ышана Алексей Мухин.
Политолог искә төшергәнчә, 2018 елдан республика тотрыклы рәвештә торак тапшыру буенча ил лидерлары рәтендә. 2024 елга төбәк 17,5 млн квадрат метрдан артык мәйданны файдалануга кертә алган. Эксперт төзелеш базарының югары турбулентлыгы шартларында мондый күрсәткечләргә ирешүне бик мөһим дип атый.
«Боларның барысы да төзелешне гадәттәгедән көчлерәк сынаган елларга туры килде: пандемия, санкци
Оглавление
    Башкортстан төзелеш тармагының тотрыклылыгын саклап калды
Башкортстан төзелеш тармагының тотрыклылыгын саклап калды

Башкортстан төзелеш тармагының тотрыклылыгын саклап калды

Төзелеш тармагы икътисадның төп драйверларының берсе булып тора һәм үз артыннан чиктәш өлкәләрне — материаллар җитештерүдән алып, инфраструктура һәм хезмәт базарына кадәр — үстерүгә йогынты ясый.

Бу өлкәдәге өзеклекләр бөтен чылбыр буйлап тиз тарала. Нәкъ менә шуңа күрә төзелеш комплексының тотрыклылыгы идарә сыйфатының мөһим индикаторы булып тора, дип саный Сәяси мәгълүмат үзәге генеральный директоры Алексей Мухин. Аның сүзләренчә, Башкортстан монда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

«Башкортстанның үз тәҗрибәсе бар. Республикада власть төзелеш комплексын эш ритмында тотып кала алды, шул исәптән иң гади булмаган елларда да. Президент Владимир Путинның Русиядә торак төзелеше үсешенә зур өлеш керткән өчен Радий Хәбировны Рәхмәт хаты белән бүләкләве очраклы түгел», — дип ышана Алексей Мухин.

Политолог искә төшергәнчә, 2018 елдан республика тотрыклы рәвештә торак тапшыру буенча ил лидерлары рәтендә. 2024 елга төбәк 17,5 млн квадрат метрдан артык мәйданны файдалануга кертә алган. Эксперт төзелеш базарының югары турбулентлыгы шартларында мондый күрсәткечләргә ирешүне бик мөһим дип атый.

«Боларның барысы да төзелешне гадәттәгедән көчлерәк сынаган елларга туры килде: пандемия, санкцияләр, кыйммәтле кредитлар, ипотека. Хәзерге шартларда төзелеш темпларын саклап калу - берьюлы берничә юнәлешне контрольдә тоту, дигән сүз: финанслауны, төзүчеләрнең эшен, социаль объектларны файдалануга кертүне һәм, ниһаять, торакка ихтыяҗны. Хәзер илнең күп төбәкләрендә, һәм бөтен дөнья буйлап, бу звенолар арасында зур аерма бар. Башкортстанда мондый хәлләр булмады. Республика күләмнәрне саклап калды һәм, димәк, тармак белән эзлекле рәвештә һәм озак елларга исәп белән идарә итәләр», — дип аңлатты Алексей Мухин.

Аның бәяләвенчә, бу Башкортстанның озак вакытлы перспективага исәпләнгән эзлекле идарә итү стратегиясе булуы турында сөйли. Республика торак тапшыру буенча Русиядә 7нче һәм Идел буе федераль округында 2нче урынны алып тора, өстәвенә, аның төзелеш комплексы аерым сегментларга бүленмичә үсеш ала.

Алексей Мухин, шулай ук, тармак үсешенең баланслануына игътибар итте: Башкортстанда торак төзелеше белән параллель рәвештә социаль объектлар төзелә.

«Башкортстанда төзелеш барлык секторларда бара. Узган елда республикада 14 эре социаль объект файдалануга тапшырылды. Алар арасында, мәсәлән, Идел буе федераль округында да 2,2 мең урынга исәпләнгән иң зур мәктәп. Сүз уңаеннан, бу атнада аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров карады. Республика авыр социаль мәсьәләләрне дә хәл итте: 11 меңнән артык кеше авария хәлендәге торактан яңа торакка күчте», — ди политолог.

Кайбер субъектларда базар туктаган, ә девелоперлар көтү режимында эшли торган кыенлыклар фонында Башкортстан стагнациядән котыла алды.

«Катлаулы чорларны да Башкортстанның төзелеш тармагы авырлыкларсыз уза», — дип йомгаклады Алексей Мухин.

Фото: bashinform.ru