Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Казан шәһәрендә IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды

⁣ Әлеге бәйге татар мәдәнияте дөньясында яшьләрнең яңа сулышын һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган уңышлы чара булып тора. Бәйге татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү нияте белән оештырыла, укучы яшьләрнең үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирүне максат итеп куя. ⁣ Районыбызның Смәел мәктәбе укучысы Раушан Рәсим улы Нигъмәтҗанов бәйгедә 2 нче дәрәҗәле урынга лаек булды. Раушанны конкурска Смәел авыл җирлеге "Ак калфак" җитәкчесе Гөлфинә Зиннәтулла кызы Әхмәдиева әзерләде. Ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Казан шәһәрендә IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды.

Әлеге бәйге татар мәдәнияте дөньясында яшьләрнең яңа сулышын һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган уңышлы чара булып тора. Бәйге татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү нияте белән оештырыла, укучы яшьләрнең үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирүне максат итеп куя.

Районыбызның Смәел мәктәбе укучысы Раушан Рәсим улы Нигъмәтҗанов бәйгедә 2 нче дәрәҗәле урынга лаек булды. Раушанны конкурска Смәел авыл җирлеге "Ак калфак" җитәкчесе Гөлфинә Зиннәтулла кызы Әхмәдиева әзерләде.

Ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

-2
-3
-4