Башкортстандагы филиал күп күрсәткечләр буенча лидер булып тора. Республиканың барлык муниципалитетларында 130 социаль координатор эшли.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды эшләү чорында геройлардан һәм аларның якыннарыннан 135 меңнән артык сорау килгән. Шуларның 96 проценты уңай хәл ителгән дә инде. Еш кына филиалга социаль ярдәм чараларын билгеләү, акчалата түләүләр алу, "Хәрби хәрәкәтләр ветераны" таныклыгын рәсмиләштерү, юридик ярдәм белән бәйле мөрәҗәгатьләр килә.
«Ватанны саклаучылар» фонды илдә СВО ветераннарының инвалидлык ихтыяҗларын исәпкә алып, торакларын уңайлаштыру программасын эшләтеп җибәрде. Бүген яугирләргә уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен бөтен республикада 70тән артык фатир һәм йорт җиһазландырылган.
Моннан тыш, Фонд махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләүнең техник чаралары (ТСР) һәм адаптацияләү чаралары исемлеге даими киңәйтелә. Икенче ел авыр инвалидлык алган геройларга кул белән идарә ителүче автомобильләр тапшырыла. Үзебездә җитештерелгән