Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтач районында Мәскәү дәүләт университетының тел белгечләре эшләячәк

Бүген, 3 апрель көнне, Россия Фәннәр академиясенең Рус теле институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Егор Владимирович Кашкин эш сәфәре белән безнең районга килде. В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институтының тел белгече Егор Владимирович телләр өйрәнү буенча йөзләгән фәнни эш авторы. Ул мордва, удмурт, коми, ханты һәм башка бик күп халыкларның грамматикасын тикшерү белән шөгыльләнә. Узган елларда ул безнең ут күршеләребез— Тәтешле районында удмурт халкының сөйләмен тикшергән. Быел исә алар Мишкә һәм Балтач районнарында мари халкының сөйләмен, грамматика һәм лексикасын өйрәнәчәк. Унтугыз кешедән торган экспедиция июль аенда үз эшен башларга планлаштыра. Бүген Егор Кашкин район Хакимятендә бер төркем балтачлылар белән аралашканнан соң, Магашлы-Алмантай һәм Түбән һәм Югары Иванай авылларында булды. Автор фотолары.

Бүген, 3 апрель көнне, Россия Фәннәр академиясенең Рус теле институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Егор Владимирович Кашкин эш сәфәре белән безнең районга килде.

В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институтының тел белгече Егор Владимирович телләр өйрәнү буенча йөзләгән фәнни эш авторы. Ул мордва, удмурт, коми, ханты һәм башка бик күп халыкларның грамматикасын тикшерү белән шөгыльләнә.

Узган елларда ул безнең ут күршеләребез— Тәтешле районында удмурт халкының сөйләмен тикшергән.

Быел исә алар Мишкә һәм Балтач районнарында мари халкының сөйләмен, грамматика һәм лексикасын өйрәнәчәк. Унтугыз кешедән торган экспедиция июль аенда үз эшен башларга планлаштыра.

Бүген Егор Кашкин район Хакимятендә бер төркем балтачлылар белән аралашканнан соң, Магашлы-Алмантай һәм Түбән һәм Югары Иванай авылларында булды.

Автор фотолары.