Район Хакимиятендә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Район Хакимиятендә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкорт агрохимия хезмәте үзәге директоры Данис Фазылҗанов, “Россельхозцентр”ның Башкортстан филиалы җитәкчесе урынбасары Зиннур Гыйниятуллин, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре катнашты. — Быел яз иртә килә. Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта әзерлек эшләре төгәл һәм вакытында башкарылырга тиеш, — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев. Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиәкбәров чыгышында тармакның үсеш мөмкинлекләренә тукталды. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы район өчен эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим һәм перспектив юнәлеш булып кала. Районның гомуми җир мәйданы 155 мең гектар тәшкил итә, шуның 100 мең гектары
Язгы кыр эшләренә әзерлек — игътибар үзәгендә
3 апреля3 апр
2 мин