Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Елап үткән гомер...

– Әти өчен борчылма. Үзебезгә алып кайттык. Абыйлар кайткан иде. Торбаларның суын түктек, песиен дә калдырмадык. Барысы да әйбәт булыр, – диде Ирина.
– Рәхмәт, Ирина, ярый әле син бар...– Ранисның күзләре чыланды.
Шулвакыт шәфкать туташы система куярга палатага керде. Ирина, саубуллашып, тагын килермен, дип чыгып китте. Кыяфәтенә караганда бер аягы белән гүргә керергә торган Наҗар, дәрте сүнмәгән кебек, шәфкать туташына бәйләнә башлады:
– Сеңлем, әйт әле, сине ирең ничек ярата? Их, бер почмакта тотып, үзеңне бер кысып яратырга!
Күп кеше белән эшләп, җитәрлек чарланган шәфкать туташы да кимен куймады:
– Сүтеп ярата, Наҗар абый. Акылыннан шашып, әвәләп ярата, – диде таза гәүдәле, ирләрне ымсындырырлык назлы карашлы хатын.
– Дөрес эшли. Мин дә шулай яратыр идем. Их, миңа эләксәң... Их, яшь чакта... синең кебек кызлар үзләре кочакка керә идеее...
Шәфкать туташы Наҗарга да, Раниска да системалар куеп чыгып китте.
– Син кайсы авылдан, энем? – Наҗар Ранис белән кызыксынды.
Оглавление
    Елап үткән гомер...
Елап үткән гомер...

Елап үткән гомер...

Без еш кына беренче мәхәббәтебезне сагынып яшибез, ә аның чын йөзе турында уйлап та карамыйбызСалкын тидереп дәваханәгә китергәч, Ранис Наҗар белән бер палатага эләкте. Җитмеш яшьне узган карт үтә дә сөйкемсез, мәгънәсез бер зат булып күренде.Чыгышы белән күрше районнан булгач, ике көнгә бер кайтып, ялгыз әтисенең хәлен белеп йөрде Ранис. Февральнең буранлы кичендә салкынайтып җибәрде. Төнгә каршы чаңгыга басып юлга чыкты. Кар көрәп тирләгән иде. Юлда өшеде. Иртәнгә ут булып янды, саташты. Хатыны, ашыгыч ярдәм чакыртып, дәваханәгә озатты. Ике тәүлек реанимациядә яткач, палатага чыгардылар. Хәле хәзер яхшыруга бара. Кичә хатыны килде.

– Әти өчен борчылма. Үзебезгә алып кайттык. Абыйлар кайткан иде. Торбаларның суын түктек, песиен дә калдырмадык. Барысы да әйбәт булыр, – диде Ирина.
– Рәхмәт, Ирина, ярый әле син бар...– Ранисның күзләре чыланды.
Шулвакыт шәфкать туташы система куярга палатага керде. Ирина, саубуллашып, тагын килермен, дип чыгып китте. Кыяфәтенә караганда бер аягы белән гүргә керергә торган Наҗар, дәрте сүнмәгән кебек, шәфкать туташына бәйләнә башлады:
– Сеңлем, әйт әле, сине ирең ничек ярата? Их, бер почмакта тотып, үзеңне бер кысып яратырга!
Күп кеше белән эшләп, җитәрлек чарланган шәфкать туташы да кимен куймады:
– Сүтеп ярата, Наҗар абый. Акылыннан шашып, әвәләп ярата, – диде таза гәүдәле, ирләрне ымсындырырлык назлы карашлы хатын.
– Дөрес эшли. Мин дә шулай яратыр идем. Их, миңа эләксәң... Их, яшь чакта... синең кебек кызлар үзләре кочакка керә идеее...
Шәфкать туташы Наҗарга да, Раниска да системалар куеп чыгып китте.
– Син кайсы авылдан, энем? – Наҗар Ранис белән кызыксынды.
– Таулыдан.
– Кайда эшлисең?
– Мәктәптә урыс теле укытам.
– Таулыдан кем малаесың?
– Мин күрше районның Иштуганыннан.
– Беләм Иштуганны. Яшь чакта анда эшләдем мин.
Ранис Наҗарны таныган иде. Картка үзен танытырга ашыкмады.
– Манзума исемле кызны яраттым. Дөресрәге, ул мине яратты. Ах, шәп тә кыз иде! Ябышкак кебек сылашып йөри башлады. Кая барсам да, арттан калмый. Кияүгә сиңа гына чыгам, ди. Мин дә исәр түгел. Бер белеме булмаган Манзумага өйләнәммени? Бер елдан башка эшкә райүзәккә күчәргә көннәрне сәгатьләп көткән мәл. Анда мине Манзумадан да болайрак ярат­кан Розам көтә. Манзумадан оста котылдым. Ферма йортында каравылда торган картка коньяк белән ысланган колбаса илтеп бирдем дә уйлаган планымны тормышка ашырдык.

– Нинди планны? – Ранис, әнисе язмышына кагылган вакыйганы сөйләтергә теләде. Үзе дә сизмәстән тартылып куйды, системасының энәсе кадалып тукталып калды. – Ааа...

– Талмас исемле бригадир салырга ярата иде. Шуны чакырдык. Мин барган җиргә Манзума килми калмый. Сыерларын савып, эшен бетергәч, ул да каравылчы йортына керде. Кич утырдык. Эчтек. Талмас белән Манзуманы бер түшәккә салып кайтып киттек. Хыа-ага-га! – Назарның авызыннан селәгәе агып төште, йөзе кызарды. Син беләсеңме Талмас белән Манзуманы?

– Беләм!

Ранисның бу бәндәне тотып изәсе килде. Тик алай кылана алмый. Әдәп дигән нәрсә бар. Ул бит – укытучы. Наҗар Ранисның күзләренә озак итеп карап торды. Таныш чалымнарны күрдеме, ерылган авызы җыелды. Ул да Ранисның кем икәнен аңлады, ахры.

Кичкә Наҗарның хәле начарланды, аны реанимациягә күчерделәр. Ранис хәл белеп тә кермәде. Әнисенең гомере буе теленнән төшермәгән Наҗары менә кем булган бит! Их, әнкәй, кемгә табынгансың? Йөрәккә боерып булмый, диләр шул. Күңеле пычрак бәндәгә гашыйк булып, үзеңне дә, әткәйне дә – бәхетсез, безне балачаксыз иттең, гомерең елап үтте...
* * *
...Өч бала үсте Ранислар. Абыйсы Радис армия хезмәтенә юлланганда авылга кайтмыйм дип китте дә сүзендә торды. Әтисенең әниләрен кыйнавыннан, өйдәге тавыштан гарык иде. Хезмәтеннән соң Ерак Көн­чыгышта калды да кайтып күренмәде. Сеңлесе Рания унсигезе тулгач та кияүгә чыгып китте, бик сирәк кайта. Күп мәшәкать педагогия институтын тәмамлап, күрше район мәктәбенә эшкә җибәрелгән, атна саен авылга кайтып йөргән Раниска төште.

Үзен белә башлаганнан бирле әтиләре әниләрен гел кыйнады. Талмас – авылда тимер эшен дә, агач эшен дә коеп куя, техниканы да үзенә буйсындыра торган ир. Акыллы, басынкы кеше. Эштән арып кайтуына Манзума ашарга пешермәде, мал-туарны карамады. Талмас, эштән арып кайтып, барлык эшне үзе башкарды, үсә төшкәч, балаларын кушты. Ә әниләре гел ниндидер Наҗарны сөйләде: “Наҗар мине иркәләр, сөяр иде”, “Наҗар белән яшәсәм, бәхетле булыр идем. Аңардан тапкан балам булса, яратыр идем”, “Синең урында Наҗар булса, кайтуына ашарга әзерләп көтеп алыр идем...” Сабырлыгы сынды әтиләренең. Кул уйната башлады. Әниләрен изеп кыйнап ташлый. Тәне күм-күк булган әниләре көннәр буе елап ята. Эшкә йөрмәгән, йортта, бакчада эшләмәгән әниләрен авылда да яратмадылар, балаларына, Талмаска кызганып карадылар, туры килгәндә чакырып алып ашатып кайтардылар...

Әтиләре камыр басып ипи салды, суйган терлек итен төннәр буе эшкәртеп сатып, балаларын киендерде. Еллар буе башыннан тукмак төшмәгән әниләре илле яшенә җиткәндә бик нык ялгыша башлады, күзенә әллә ниләр күренүдән җәфа­ланды. Җаны авырулар дәваханәсенә салып, дәвалап та карадылар. Кайтып, бер атна тыныч кына яшәде. Сөйләшмәде. Утыр дисәң – барып утырды, ят дисәң – ятты, ашарга бирсәң – ашады. Үз йомышына да йөри белмәс хәлгә җиткән хатын, ире эштә чакта өйләренә ут төртеп, янып һәлак булды. Атна башында укытырга китеп, шимбә авылга кайткан Ранисны йорт уртасында утырып калган мич, янган бүрәнәләр өеме генә каршы алды.

Әтиләре мунчада яшәп торды. Колхоз, эшкуарлар, авылдашлары ярдәме белән фаҗигагә ел тулганда яңа өй төзеп чыктылар.
Талмас та сәламәтлеккә туймый башлады. Кан басымы күтәрелә.

– Балам, үз гомереңдә авызыңа да алма шайтан суын. Шуңа алданып, гомерлек бәла алдым башыма. Белгән булсам, якын да бармаган булыр идем дә бит. Кайлардан белим? Кешегә ышану да һә­лакәт­кә илтә кайчак. Минем, безнең бушка узган гомер сезгә сабак булсын. Бәхетем сез, син булдың, улым. Гомереңне бәхетле үткәрә алсаң иде. Минеке күз алдыгызда инде... – Ранисның әтисе, сөялле куллары белән башын кысып тотып, тешләрен шыгырдатып, улына нәсыйхәтен җит­керде.

– Әти, әле кайда соң ул Наҗар абый?

– Белмим, балам. Эзләп, сорашып йөрмәдем. Кызыксынмадым да. Миңа кирәкми ул. Гомерең булып язган булса, әллә күрешерсең дә, кем белә? Күрешә калсаң, шул сорауга җавап табарга тырыш, улым: миннән кай җире артык ул бәндәнең?

Ранис, кызганыч хәлдәге әтисенә карап, баш какты...

...Ә бүген ул Наҗар белән күреште, аның күзләренә карады. Һәм әтисенең соравына җавапны тапты. Наҗар Ранисның әтисе Талмасның чәнчә бармагының тырнак астындагы керенә дә тормый! Үз гомерендә кыз баланы алдаган, мәсхәрәләп, башка кеше кочагына салып, типтереп яшәгән оятсызларны ничек җир күтәрә?!
* * *
Төштән соң палатага бер хатын килеп керде. Кара күзлектән, ирен­нәрен кызарткан, башындагы сыек чәчен буятып бөдрәләткән. Бала итәкле күлмәк кигән.
– Исәнмесез, Наҗарга әйберләр калдырсам, ярар микән? – диде Раниска.

– Ул реанимациядә.

– И, шулаймыни? Тагын хәле начарланган икән Назарчигымның...

Хатын чыгып китте.

Их, әни! Гомерең буе үзең дә белмәгән Наҗарны уйлап, шуңа табынып гомереңне үткәрдең. Яшәдең дип әйтә алмыйм. Яшәвең яшәү булмады. Инде вафатыңа да байтак еллар үтте. Үлемең дә аянычлы булды...

Ике тәүлектән Наҗарны палатага чыгардылар. Күзләре пыялаланган, гәүдәсе бөкрәйгән, акылга зәгыйфь кеше сыман гел елмаеп тора торган кешегә әйләнгән. Сөйләшми. Сәгать­ләр буе бер ноктага карап утырырга мөмкин. Көндез тыныч үтә. Төннәрен кычкыра. “Манзума! Манзума килгән. Кил...” дип сикереп торып утыра.
* * *
Өч көннән Наҗарның хатынын чакырдылар. “Төннәрен тынычсызлана. Янында якын кешесе булуы шарт”, – диделәр. Ничекләр генә көйләп карамады аны Розасы?! Гел саташты, гел буталды, инде Розасын тирги башлады.

– Син! Син генә гаепле минем бәхетсезлеккә! Син башымны бутамаган булсаң, үземне яраткан Манзумам белән яшәгән булыр идем. Син мине малай табып та сөендермәдең. Минем белән йоклаган саен кыз бала ташыдың. Юньле хатын малай таба. Малай таба! Манзумага өйләнгән булсам, фамилиямне дәвам итүчем булыр иде. Син минем нәсел чылбырымны өздең. Кит! Башкача килмә. Манзума янына барам!

Ә икенче көнне иртән Ранис юынып килгәндә Наҗар хатынын изүеннән эләктереп алган да буарга маташа. Ранис тиз генә барып араламаса, бу хәл нәрсә белән бетәр иде, билгесез.

Төштән соң укол тәэсиреннән генә Наҗар тынычлап йоклап китте. Шунда Роза Раниска эчендәге әрнүен чиште:

– Энем, аптырама инде абзыеңа. Гомере буе яшь чагында сөйгән кызын оныта алмады, гел шуны сөйләп үзәкләремә үтте. Нишләп кенә өйләнмәгәндер шулкадәр яраткач. Алда гомер булса, тагын ничек түзәргә? Гомер буе елап, күз яшь­ләрем кипте инде. Балалар да бизде. Аларга да көн күрсәтмәде, Бәләкәй кыз тугач, килеп тә алмады. Калдырып кайтырга кушкан иде. Ничек калдырып кайтам инде үз баламны?

Ранисның күз алдына әнисе, Наҗар абыйсы, әтисе, Роза апасының яшь чаклары килеп басты. Нәрсә сәбәп булган ничәмә кешенең язмышы бозылуга: әнисенең беркатлылыгымы, Наҗарның явызлыгымы, әтисе белән Розаның кешегә ышануымы? Кем белгән?

Аида ХӘЙРТДИНОВА.