Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Сукыр эчәк нигә кирәк?

Оялудан кызарабыз...
Безнең гәүдәбезнең, организмыбыз­ның теге яки бу реакцияләре рейтингында New Scientist фәнни-популяр журналы уңайсыз хәлдә калганда яисә ялганлавы тотылганда кешенең бит йөзе кызаруын фәнни яктан аңлатып булмауны беренче урынга куя. Бу үзенчәлегебезне экспертлар эволюция барышында сакланып калган кимчелек дип исәпли.
Фаразларга килсәк, шулай итеп табигать үзе үк кешеләрне алдашмаска мәҗбүр итә, дип тә белдерәләр. Кызарып, кеше тирә-яктагыларга үзенең гафу үтенергә әзерлеге турында сигнал бирә, имеш. Бу агрессивлыкны киметә һәм башкаларны алдакчыны гафу итәргә этәрә. Бәлки, бу үзенчәлек җәмгыятьтә агрессивлык дәрәҗәсен киметергә ярдәм иткәндер.
Бармак эзләре кирәкме?
Бармак эзләребезнең Җир шарында һәркемнеке уникаль булуын, хәтта игезәкләрдә дә аларның кабатланмавын яхшы беләбез. Гомумән, бармаклардагы бу бөтерчек бизәкләрнең нәрсәгә хаҗәте бар соң?
Озак еллар галимнәр, алар, имеш, без әйберләрне тотканда ярдәм итә, дип килде, ләкин без алардан башка
Оглавление
    Сукыр эчәк нигә кирәк?
Сукыр эчәк нигә кирәк?

Сукыр эчәк нигә кирәк?

Шушы һәм башка органнарның, тән үзенчәлекләренең файдасы булу-булмау турында сигез сорау.

Оялудан кызарабыз...

Безнең гәүдәбезнең, организмыбыз­ның теге яки бу реакцияләре рейтингында New Scientist фәнни-популяр журналы уңайсыз хәлдә калганда яисә ялганлавы тотылганда кешенең бит йөзе кызаруын фәнни яктан аңлатып булмауны беренче урынга куя. Бу үзенчәлегебезне экспертлар эволюция барышында сакланып калган кимчелек дип исәпли.
Фаразларга килсәк, шулай итеп табигать үзе үк кешеләрне алдашмаска мәҗбүр итә, дип тә белдерәләр. Кызарып, кеше тирә-яктагыларга үзенең гафу үтенергә әзерлеге турында сигнал бирә, имеш. Бу агрессивлыкны киметә һәм башкаларны алдакчыны гафу итәргә этәрә. Бәлки, бу үзенчәлек җәмгыятьтә агрессивлык дәрәҗәсен киметергә ярдәм иткәндер.

Бармак эзләре кирәкме?

Бармак эзләребезнең Җир шарында һәркемнеке уникаль булуын, хәтта игезәкләрдә дә аларның кабатланмавын яхшы беләбез. Гомумән, бармаклардагы бу бөтерчек бизәкләрнең нәрсәгә хаҗәте бар соң?
Озак еллар галимнәр, алар, имеш, без әйберләрне тотканда ярдәм итә, дип килде, ләкин без алардан башка да бик яхшы эләктереп алабыз. Бу фараздан тыш, аларның безнең бармакларны сак­лавы яисә сизү сәләтебезне тәэмин итүе турында да фикерләр бар, ә менә төгәл аңлату юк.

Сукыр эчәкнең файдасы бармы?

Кешегә уңайсызлыклар тудырудан һәм операция ясаганда авыртыну сәбәпчесе булудан тыш, аппендикс бөтенләй кирәкми кебек. Чарльз Дарвиннан башлап, күп кенә галимнәр, бик борынгы заманнарда (кеше үсемлекләр белән генә тукланганда) аның ашкайнатуда роле булган, ә бүген бернинди дә файдасы юк, дип бара.
Ләкин соңгы вакытларда галимнәр даирәсендә икенче теория популяр була бара. Аңа ярашлы, бу орган үзенә бик күп файдалы бактерияләрне туплаган һәм алар организмны сакларга ярдәм итә. Хәзер исә бу фаразның расланганын көтәргә генә кала.

Без уңагай яисә сулагай...

Без бер кулыбызның күбрәк өстен­леккә ия булуына, кешеләрне “уңа­гайларга” һәм “сулагайларга” бүләргә өйрәнгәнбез, хәтта шулай булырга тиеш кебек. Ләкин җитдирәк уйлап карасак, бер кулыбызның функциональлеге яхшырак булу сәеррәк тоела, шулай бит?
Эволюция барышында “көчлерәкләр­нең исән калуын” барыбыз да беләбез, ә нигә соң шул вакытта ук ике кулыбыз да бер үк дәрәҗәдә “остармаган”? Бу да – кеше организмының иң зур табышмакларының берсе. Әлбәттә, ике кулы да бердәй оста кешеләр дә бар, ләкин андыйлар санаулы гына.

Иснәнәбез...

Без әнкәйләрнең карынында чакта ук иснәнә башлыйбыз, ә галимнәр моның ни өчен кирәклегенә әле булса җавап таба алмый. Фаразлар күп булса да, моның чын сәбәбе һаман сер булып кала.
Бер теориягә ярашлы, без баш мие температурасын көйләү өчен иснәнәбез, чөнки, имеш, йокысызлыктан һәм эч пош­каннан ми суына. Икенчесе буенча, бу организмны уятып җибәрер өчен кирәк, чөнки иснәнгәннән соң йөрәк ешрак тибә башлый, ә күз мускуллары кие­ренкеләнә. Өченчесе раславынча, моның сәбәбе – организмда кислород аз булу, шуңа иснәнү безне тирән сулыш алырга мәҗбүр итә. Бәлки, бу өч теория дә дөрестер, кем белә.

Кан группалары ни өчен кирәк?

Бу сорауга җавап та, бәлки, эво­люциягә барып тоташадыр, чөнки төрле группа канлы кешеләр төрле инфекцияләргә каршы төр­лечә көрәшер­гә сә­ләтле.
Галимнәр фикеренчә, бу төркемнәргә бүленү 20 миллион ел элек башланган булырга тиеш, ләкин моның ни өчен кирәк булганлыгын алар аңлата алмый.

Төш күрәбез...

Билгеле швед галиме, “Кызыл таң”ның якын дусты, профессор Фонс Гариссон әйтүенчә, кеше үз гомеренең өчтән бер өлешен диярлек йоклап үткәрә, ләкин безнең ничек һәм ни өчен төш күрүебезне фән төгәл генә аңлата алмый.
Төп теория буенча, төш – ул баш миебезнең хәтердәге вакыйгаларны сортларга аеру процессы, ул тормыш тәҗрибәсенә дә бәйле. Шул ук вакытта без тормышыбызда беркайчан да булмаган хәл-вакыйгаларны, чит кешеләрне дә күрәбез бит! Икенчеләр раславынча, төшләр бернинди функция дә үтәми, ул – безнең аңның уяу чагыбыздагы “мин” йоклаган вакытта үз, мөстәкыйль эш­чәнлеге.

Нигә эчебездә вируслар яши?

Гәүдәбез эчендә без үзебез генә яшибез дип уйласагыз, бик ялгышасыз! Кеше эчендә яшәүче микроблар хәтта берничә килограмм тәшкил итә!
Аларның кайберләре безнең ашкайнатуга ярдәм итә, яраларны, җәрәхәт­ләр­не төзәтә, төрле чирләр белән көрәшә. Ләкин күпчелеген вируслар тәшкил итә, ә менә аларның анда ни хаҗәтемә икәнлеген эт тә белми!

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ
әзерләде.
(Интернеттан алынды).