Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Балалар китапханәсе Халыкара урман көненә чара үткәрде

Бу көнгә карата балалар китапханәсе укучылар өчен җирле фауна турында «Безнең урманнарда кемнәр яши? " дигән викторина үткәрде. Балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге һәм алардан акыллы итеп файдалану кирәклеге турында сөйләделәр. Алар урманнарның планетаның «үпкәләре» булуын беләләр, чөнки алар һаваны чистартырга ярдәм итәләр һәм кислород эшләп чыгаралар. Урман - күп кенә хайваннар һәм кошлар өчен йорт та ул, ә урманны уйламыйча кисү, юкка чыгару планетабызның климатында төзәтеп булмаслык үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Балалар урман тереклеге турындагы табышмакларны актив чиштеләр, тасвирлама һәм рәсемнәр буенча урманда яшәүчеләрне атадылар. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле уеннар уйнадылар. Балалар урман, анда яшәүчеләр турында бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм ныгыттылар.

Бу көнгә карата балалар китапханәсе укучылар өчен җирле фауна турында «Безнең урманнарда кемнәр яши? " дигән викторина үткәрде. Балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге һәм алардан акыллы итеп файдалану кирәклеге турында сөйләделәр. Алар урманнарның планетаның «үпкәләре» булуын беләләр, чөнки алар һаваны чистартырга ярдәм итәләр һәм кислород эшләп чыгаралар. Урман - күп кенә хайваннар һәм кошлар өчен йорт та ул, ә урманны уйламыйча кисү, юкка чыгару планетабызның климатында төзәтеп булмаслык үзгәрешләргә китерергә мөмкин.

Балалар урман тереклеге турындагы табышмакларны актив чиштеләр, тасвирлама һәм рәсемнәр буенча урманда яшәүчеләрне атадылар. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле уеннар уйнадылар. Балалар урман, анда яшәүчеләр турында бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм ныгыттылар.