Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Алькеевские вести

Иң зур бәхет – изгелек кылуда

! Иртәгә зур бәйрәм – Ураза гаете. Дин кардәшләребез гадәт буенча өй җыештыра, идән юа, коймак, юкасын пешерер өчен, камырын изә, мунча керә – кыскасы шул бәйрәмгә әзерләнә. Көн дәвамында таныш-белешләрне, туган-тумачаны Гает белән тәбрикләп, бер-берсенә кунакка йөрүчеләр дә аз булмас. Районыбызның Үзәк паркында да бәйрәм уңаеннан оештырылган чарада катнашу мөмкинлеге бар. Көндезге сәгать 1 дә башлана ул. Зурлар өчен дә, балалар өчен дә “Өмет” мәчетенең дин әһелләре зур бүләкләр әзерләгән. Ә бит якын кешеләреңне, тирә-юньдәгеләреңне шатландыру – элек-электән игелекле гамәл булып саналган. Ураза гаете көнне күмәк күңел ачу – бу бәйрәмнең асылын, изгелекнең мөһимлеген аңларга, халкыбызның бердәмлеген тоярга ярдәм итәчәк. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.

Иң зур бәхет – изгелек кылуда!

Иртәгә зур бәйрәм – Ураза гаете. Дин кардәшләребез гадәт буенча өй җыештыра, идән юа, коймак, юкасын пешерер өчен, камырын изә, мунча керә – кыскасы шул бәйрәмгә әзерләнә. Көн дәвамында таныш-белешләрне, туган-тумачаны Гает белән тәбрикләп, бер-берсенә кунакка йөрүчеләр дә аз булмас.

Районыбызның Үзәк паркында да бәйрәм уңаеннан оештырылган чарада катнашу мөмкинлеге бар. Көндезге сәгать 1 дә башлана ул. Зурлар өчен дә, балалар өчен дә “Өмет” мәчетенең дин әһелләре зур бүләкләр әзерләгән. Ә бит якын кешеләреңне, тирә-юньдәгеләреңне шатландыру – элек-электән игелекле гамәл булып саналган.

Ураза гаете көнне күмәк күңел ачу – бу бәйрәмнең асылын, изгелекнең мөһимлеген аңларга, халкыбызның бердәмлеген тоярга ярдәм итәчәк.

| 📰Новости Алькеевского района📸

MAX-канал - подпишитесь.

Вконтакте - подпишитесь.

Сайт - посмотреть.