Найти в Дзене

Түбән Иванай урта мәктәбендә геройлар истәлеге мәңгеләштерелде

Бу юлы мәктәпнең элекке укучылары, СВО зонасында батырларча һәлак булган бертуганнар Аркадий һәм Радик Калиевлар истәлегенә “Герой партасы” ачылды. "Герой партасы" Бөтенроссия белем бирү проекты мәктәп укучыларына шәхси батырлык күрсәткән һәм каһарманлык кылган якташлары турындагы белем бирү проекты. Проектның тарихы 2018 елда “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән башлана. 2019 елдан проект федераль дәрәҗәгә чыга. Тәүдә парталарны урта мәктәпләрдә урнаштыралар, аннары проектка югары уку йортлары кушыла. 2022 елга кадәр парталар Бөек Ватан сугышы чорыннан башлап төрле елларда һәлак булган Советлар Союзы Геройларына һәм Россия Геройларына багышлана. 2022 елдан парталар күпчелек махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерә. Түбән Иванай урта мәктәбендә проектны дәвам итеп элекке укучылары, СВО зонасында батырларча һәлак булган бертуганнар Аркадий һәм Радик Калиевлар истәлегенә “Герой партасы” ачылды. Аркадий Калиев 1965 елда Түбән Иванай авылында ту

Бу юлы мәктәпнең элекке укучылары, СВО зонасында батырларча һәлак булган бертуганнар Аркадий һәм Радик Калиевлар истәлегенә “Герой партасы” ачылды.

"Герой партасы" Бөтенроссия белем бирү проекты мәктәп укучыларына шәхси батырлык күрсәткән һәм каһарманлык кылган якташлары турындагы белем бирү проекты. Проектның тарихы 2018 елда “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән башлана. 2019 елдан проект федераль дәрәҗәгә чыга. Тәүдә парталарны урта мәктәпләрдә урнаштыралар, аннары проектка югары уку йортлары кушыла. 2022 елга кадәр парталар Бөек Ватан сугышы чорыннан башлап төрле елларда һәлак булган Советлар Союзы Геройларына һәм Россия Геройларына багышлана. 2022 елдан парталар күпчелек махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерә. Түбән Иванай урта мәктәбендә проектны дәвам итеп элекке укучылары, СВО зонасында батырларча һәлак булган бертуганнар Аркадий һәм Радик Калиевлар истәлегенә “Герой партасы” ачылды.

Аркадий Калиев 1965 елда Түбән Иванай авылында туган. Иванай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1983-1985 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Авылдашлары Аркадий Валиевичны үз җиренең патриоты буларак белә. Арытабангы язмышын хәрби хезмәт белән бәйли ул. Кораллы Көчләрдә хезмәтен дәвам итә. Төрле вазифаларда прапорщик булып хезмәт итә. Хезмәтенең соңгы урыны Төньяк Осетиядә спецназның “Север-Ахмат” подразделениесе була.

СВО зонасына үз теләге белән 2023 елның көзендә юллана. Бахмут шәһәрен азат итү өчен барган алышларда һәлак була. Владикавказ шәһәренең Дан аллеясенә җирләнә.

Аның бертуган энесе Радик Калиев 1967 елда туган. Иванай урта мәктәбеннән соң Иске Балтач һөнәрчелек училищесында һөнәр үзләштерә. Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәтен диңгез пехотасында үтә. Хезмәтен үтәп кайткач “Урожай” колхозында комбайнчы булып эшли. Колхоз таркалгач вахта ысулы белән читкә йөреп эшләүгә күчә.

Радик Валиевич авыл тормышында актив катнаша, төзекләндерү өмәләрендә әйдәп йөрүче була. Үзе яшәгән урамда балаларга атынгыч урнаштыра, волейбол мәйданчыгы булдыра.

Туган иленә хәвеф янаганда читтә калмый Радик Калиев. 2022нең июлендә “Барс-17” беренче ирекле формирование составында алгы сызыкка юллана. 2023нең ноябрендә СВО зонасында хәрби хезмәт үтү турында РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Үзен кыю сугышчы, ышанычлы дус итеп күрсәтеп сугышчан бурычларын үти, сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша.

2024 елның декабрендә Курск өлкәсенең Куриловка авылы янында барган сугышчан хәрәкәтләр нәтиҗәсендә авыр яра ала һәм һәлак була. Туган авылында җрләнә.

Аркадий һәм Радик Калиевларның туганы Генадийның улы, сургут шәһәрендә туып-үскән Андрей Калиев та СВОда һәлак булган. Мәктәпнең элекке укучысы, Аркадий һәм Радик Калиевларның сеңелләре Роза Валиевнаның улы Сергей Айбирдин да әлеге вакытта СВО зонасында хезмәттә.

“Герой парталары”н ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, Радик Калиевның тол калган хатыны Марита Калиева, балалары, Радик Калиевның дуслары - Тәтешле районыннан килгән “Хасан”, “Бурый” позывнойлы ир-егетләр, СВО ветераны, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның киңәшчесе Илсур Хафизов катнашты.

—Бүгенге көндә районнан 300гә якын ир-егет СВО зонасында. Кызганыч, сугыш корбаннарсыз булмый. Әмма без аларны онытмыйбыз. Һәлак булганнарның, әлеге вакытта алгы сызыктагыларның гаиләләренә, якыннарына һәр төрле ярдәм күрсәтеп торабыз, — диде Инзилә Әдип кызы.

Чараны алып баручылар билгеләп үткәнчә, Түбән Иванай урта мәктәбе бай тарихлы. Аның якты битләре дә, кара төс белән билгеләнгәннәре дә бар. Мәктәпнең элекке укучыларыннан Альберт Сафиев, Фидус Шәртдиновлар — Әфганстанда, Фирдәвис Бәләгытдинов Чечен сугышында башларын салдылар. Көнтүгеншә авыл биләмәсенә караган алты авылдан 37 ир-егет СВО зонасында. Шулар арасыннан мәктәпнең элекке 8 укучысы СВО зонасында батырларча һәлак булдылар...

Марита Калиева Радик Валиевичны яхшы тормыш иптәше, хәстәрлекле әти һәм зур әти, ышанычлы иптәш иде, дип телгә алды. Якын кешесенең истәлегенә мондый чара үткәрелүенә рәхмәт белдерде.

Роза Валиевна да туганнары турында җылы истәлекләрен уртаклашты.

—Улым СВО зонасында. Аны исән-сау кайтыр дип көтәм, — диде.

Тәтешле районыннан “Хасан” позывнойлы ир-егет белән Радик Калиев СВО зонасына бер көнне юлланган.

—Безне Екатеринбургта аердылар. Гел бәйләнештә тордык. Хәтта отпусклар да бер вакытка туры килде. Бер-беребезгә кунакка килдек. Радик Валиевич турында гел яхшы сүзләр генә әйтәм. Гел кәефе яхшы иде. Кыенлык килгәндә ярдәмгә килергә әзер, ышанычлы дус, иптәш иде, — дип искә алды.

“Герой партасы”н Инзилә Гасыймҗанова һәм Радик Калиевның тол калган хатыны Марита Калиева ачты.

Тантанадан соң СВО зонасында һәлак булган ир-егетләр истәлегенә төрле яшь категориясендәге спортчылар арасында чаңгы ярышлары үтте.

Газим Талипов фотолары

(Тулыландырылган язманы "Балтач таңнары" гәзитендә укый аласыз.)