Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика журналистлары эшенең мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Ул аларны мәгълүмати алгы сызыкта баручылар дип атады. Ә инде хәрби журналистларыбыз федераль коллегалары белән янәшә алгы сызыкта СВО елъязмасын яза.
Мәгълүмати эшчәнлектән тыш, республика журналистлары гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк маскировка челтәрләре үрә һәм окоп шәмнәре ясый, шулай ук кирәкле җиһазлар сатып алу өчен акча җыя.
Бу җәһәттән, гыйнвар ахырында “Республика Башкортостан” нәшрият йорты һәм төбәк Журналистлар берлеге чираттагы гуманитар акция турында игълан иткән иде. Республика матбугат басмалары редакцияләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә дроннар, тепловизор, мотоцикл һәм генератор сатып алу өчен 600 мең сумнан артык акча җыелды. Узган атнада алар “Башкортостан” полкы сугышчыларына һәм республикадан мобилизацияләнгән яугирләргә китереп җиткерел