Мәктәпкәчә яшьтәге балалар борынгы һәм хәзерге заман сюжетларын кабул итәргә һәм бәяләргә сәләтле. Илеш районының “Салават күпере” балалар бакчасында педагоглар һәм ата-аналар көче белән мини–музей булдырылды. 2018 елда Илеш һәм күрше районнардан җыела башлаган сәгатьләр 2021 елда мини-музей буларак үзенең ишекләрен ачты. Музей өчен сәгатьнең төрле төрләре җыелды: ком сәгате, механик сәгатьләр, кварц сәгатьләре. Алар арасында олы һәм кечкенә стена һәм кул сәгатьләре, будильникның төрле экспонатлары килүчеләрне каршы алып тора.
Сәгатьләрнең күбесе тарихи вакыйгаларга бай, алар Ватан сугышы белән бәйле. Шуның берсе чит илдән Башкортстан якларына килеп эләгә. Солдат өйдә көткән сөйгәненә аны бүләк итә. 70 ел дәвамында ул Җиңү истәлеге итеп стенада эленеп тора. 2020 елда сәгатьләр музеена экспонатлар җыелганын ишеткэч, балалары сәгатьнең гомерен озайтырга тырышып, аны музейга тапшыра.
Бу дөньяны һәр бала өчен аңлаешлы һәм кызыклы итү әлеге музейның бурычы. Чын музейларда берни дә к