Хезмәт кешесен яклаучы һәм саклаучы профсоюз оешмасы булу әйбәт. Профсоюз ярдәмен саный китсәң, алар шактый. 26 профсоюз әгьзасы "Профсоюз әгьзаларына социаль ярдәм" дигән республика фондыннан 25 мең сумга кадәр ярдәм алган. 13 кешегә санаторий-курортта ял итү, дәвалану өчен 37500 сум акча бирелгән. 77 профсоюз әгьзасына республика санаторийларында дәвалану максатыннан 25000 сумлык сертификат тапшырылган. 39 кешегә санаторийларга 35 процентлы ташламалы юллама бирелгән. 73 хезмәткәр гаиләсе белән Абхазиядә диңгез буенча ял итеп кайта. 8 көн ял 55 мең сумга төшә. Бу бәягә самолетта очу, 2 кешелек бүлмәдә яшәү, "швед өстәле", трансфер, иминиятләү кергән.
Хисап җыелышында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов узган ел эшләнгәннәргә хисап тотты
19 марта19 мар
1
~1 мин