— «Хатын — кыз-милләт анасы» проекты инде 10 ел дәвамында үз үрнәге белән бүгенге хатын-кызның барлык өлкәләрдә: гаиләдә, һөнәрдә, иҗтимагый эшчәнлектә уңышлы була алуын күрсәтүчеләрне берләштерә. Бу чара күптән инде Башкортстанның визит карточкасына әверелде һәм республикадан читтә дә киң популярлык казанды, — дип билгеләде ул.
Тантаналы шартларда Руслан Хәбибов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән «Хатын — кыз-милләт анасы» Бөтенрусия конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләде. Конкурс лауреатлары арасында – танылган галимнәр, җитәкчеләр, спортчылар, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, СВОда катнашучылар, Русия Геройлары тәрбияләгән әниләр, шулай ук хатын-кыз педагоглар, табиблар, волонтерлар, эшмәкәрләр һәм осталар бар.
Үз гомерен җәмәгать эшенә багышлаган, халкыбызның рухи һәм мәдәни мирасын киләчәк буынга җиткерүгә саллы өлеш керткәне өчен Сибай шәһәреннән Асия Солтановага, Уфадан Лалә Бигешевага "Хезмәт батырлыгы өчен" медале, Миңлеямал Янбулатовага Башкортстан Башлыг