Найти в Дзене
Кряшены

❗ Иван ЕГОРОВ: «Халык алдында үз җаваплылыгыбызны аңлап эшлибез

» ⚡⚡⚡ 18 март көнне Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында 2025 елга нәтиҗәләр ясалып, 2026 елга планнар расланды, фикер алышынды. 🙏 «Авырлыкларга бирешмичә, проектларыбызны үстерүне дәвам иттек» Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган идарә утырышын республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды. Утырышка оешманың район бүлеге җитәкчеләре, идарә членнары, шул исәптән, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм керәшен священниклары да килгән иде. Көн тәртибендә 2025 елга нәтиҗәләр ясалып, 2026 елга планнар; Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге эшчәнлеге; Зәй бүлеге эше һәм башка сораулар каралды. ❗Идарә утырышын башлап Иван Егоров сүз алды. 🗯– Бүген без ел дәвамында башкарган эшләр буенча сөйләшергә җыелдык. Узып киткән ел барыбыз өчен дә таләпчән булды. Катлаулы политик вакыйгалар һәм махсус хәрби операция барышы бөтен ил

❗ Иван ЕГОРОВ: «Халык алдында үз җаваплылыгыбызны аңлап эшлибез» ⚡⚡⚡

18 март көнне Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында 2025 елга нәтиҗәләр ясалып, 2026 елга планнар расланды, фикер алышынды.

🙏 «Авырлыкларга бирешмичә, проектларыбызны үстерүне дәвам иттек»

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган идарә утырышын республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды. Утырышка оешманың район бүлеге җитәкчеләре, идарә членнары, шул исәптән, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм керәшен священниклары да килгән иде.

Көн тәртибендә 2025 елга нәтиҗәләр ясалып, 2026 елга планнар; Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге эшчәнлеге; Зәй бүлеге эше һәм башка сораулар каралды.

❗Идарә утырышын башлап Иван Егоров сүз алды.

🗯– Бүген без ел дәвамында башкарган эшләр буенча сөйләшергә җыелдык. Узып киткән ел барыбыз өчен дә таләпчән булды. Катлаулы политик вакыйгалар һәм махсус хәрби операция барышы бөтен илебезнең тормыш ритмын билгели. Дәүләтнең һәм җәмгыятьнең барлык көчләре Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә һәм экономиканы стабилизацияләүгә юнәлтелгән. Мондый вакытта җәмәгать оешмаларының роле аеруча зур. Халык алдында үз җаваплылыгыбызны аңлап, авырлыкларга бирешмичә, эшебезне, проектларыбызны үстерүне дәвам иттек, алга таба бардык.

Узган ел илебездә һәм республикабызда "Ватанны саклаучылар елы" дип игълан ителгән иде. Оешма тарафыннан бу юнәлештә шактый эшләр эшләнде. Без бүген бу турыда әйтеп китәрбез. Россиядә 2026 ел рәсми рәвештә илебез Президенты Владимир Путин инициативасы белән милләтара татулыкны ныгыту, мәдәни күптөрлелекне саклау һәм барлык халыкларның гореф-гадәтләрен яклау өчен "Россия халыкларының бердәмлеге" елы дип игълан ителде. Татарстанда исә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы бара. Милли традицияләрне яклауга, үзара диалогка һәм күптөрлелекне саклауга багышланган федераль һәм төбәк чаралар планлаштырыла.

Узган елның ноябрендә илебез Президенты Владимир Путин 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясен раслады. Без дә шул юнәлештә бердәм булып, халык белән, тупланып эшләргә тиеш, – дип сөйләде Иван Михайлович.

ЯЗМАНЫ тулысы белән укырга 👉 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/ivan-egorov-xalyk-aldynda-uz-avaplylygybyzny-anlap-eslibez