Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

ТР хөкүмәт йортында Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын куркынысызлыгын тәэмин итү комиссиясенең утырышы

булды. Ул видеоконференция режимында үтте. Брифингта Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, оешма җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Утырышны РТ Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин алып барды. Ул быелгы язны хәвефле яз дип атады. Чөнки кар күп .Шуңа да язгы ташулар башланганчы һәр оешма үзенә беркетелгән эшләрне башкарырга тиеш. Татарстанның гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров язгы ташуның иң көчле вакыты апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә, диде.  Татарстанда 2026 елга су басуларга әзерлек буенча 513 млн сум акча тотылган. Бу турыда ТРның гражданнар оборонасы эше һәм чиктән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко әйтте. Эшлекле сөйләшүдә ялгыз олы кешеләр дә искә алынды. Аларның өйләренә кар сулары керә күрмәсен. Карларын көрәп, канауларын казырга кирәк. Ахырдан журналистлар сораулар бирделәр.

ТР хөкүмәт йортында Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын куркынысызлыгын тәэмин итү комиссиясенең утырышы булды. Ул видеоконференция режимында үтте. Брифингта Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, оешма җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Утырышны РТ Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин алып барды. Ул быелгы язны хәвефле яз дип атады. Чөнки кар күп

.Шуңа да язгы ташулар башланганчы һәр оешма үзенә беркетелгән эшләрне башкарырга тиеш.

Татарстанның гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров язгы ташуның иң көчле вакыты апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә, диде. 

Татарстанда 2026 елга су басуларга әзерлек буенча 513 млн сум акча тотылган. Бу турыда ТРның гражданнар оборонасы эше һәм чиктән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко әйтте.

Эшлекле сөйләшүдә ялгыз олы кешеләр дә искә алынды. Аларның өйләренә кар сулары керә күрмәсен. Карларын көрәп, канауларын казырга кирәк.

Ахырдан журналистлар сораулар бирделәр.