Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уеннар һәм уенчыклар булдыруга багышланган. Башкортстан Республикасы халкы да үзләренең креатив проектларын тәкъдим итә ала.
Конкурста 14 яшьтән өлкәнрәк бәйсез авторлар, иҗат коллективлары катнаша ала. Гаризалар түбәндәге сайтта кабул ителә: https://znanierussia.ru/igrushka
Исегезгә төшерәбез: «Родная игрушка» конкурсы Русиянең «Белем» җәмгыяте һәм "Беренчеләр хәрәкәте" тарафыннан Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла.
Фото: Башинформ