Форумның төп максаты партиянең төбәктәге бишьеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм яңа Халык программасы өчен тәкъдимнәр формалаштыру булды. Чара кысаларында дүрт төп юнәлеш буенча дискуссия мәйданчыклары оештырылды: махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм, торак мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук мәдәният һәм мәгариф өлкәләрен үстерү.
Төп доклад белән “Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова чыгыш ясады. Чыгышының башында ул форумда катнашучыларга партиянең төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан сәламләү сүзләрен җиткерде.
“Безнең партия һәрвакыт алгы сызыкта. Коронавирус пандемиясенең авыр чорында шулай булды, һәм хәзер, махсус хәрби операция бурычлары хәл ителгәндә. Бу сынаулар Башкортстанны - көчлерәк, ә безне тагын да бердәмрәк итте”, – диде Эльвира Аеткулова.
"Халык программасы якташларыбызның тормыш сыйфатын яхшырту буенча төгәл эш планына әверелде. Бу – җәмгыять