Узган елда проект командасы төбәк халыклары телләрен саклауга юнәлтелгән конкурста җиңү яулады һәм 761816 сумлык ярдәм алды. Грант акчалары мультфильмнар төшерү өчен кирәкле барлык җиһазлар һәм материаллар сатып алырга мөмкинлек бирде. Китапханәгә мультстанок, ноутбук, төсле принтер һәм декорацияләр, персонажлар булдыру өчен материаллар алынды. Проект кысаларында татар телләрен белүне яхшыртырга теләүче 1-7нче сыйныф укучылары агымдагы ел дәвамында туган телдә 6 мультфильм төшерәчәк. Проект кураторы, 30нчы китапханә мөдире Рита Газизова җитәкчелегендә балалар татар язучыларының әкиятләрен укыячак, сценарийлар төзиячәк, декорация һәм персонажларны әзерләячәк. Махсус мульстанокта төшерелгән мультфильмнарга татар телендә тавышны да балалар үзләре яздырачак. Яңа мульстудияне ачу чарасында мультфильмнар булдыру буенча осталык дәресе үткәрде. Китапханәчеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм туган тел мәдәниятен саклау һәм үстерүнең мөһимлеге турында сөйләде. Район хакимияте башлыгы Ришат М