Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, Диния нәзарәте каршындагы «хәләл» стандарты комитеты дәүләт аккредитациясен узган. Хәзер исә Россиядә беренче «хәләл лабораториясе» булдыру планлаштырыла. Бу үзәк азык-төлек һәм хезмәтләрнең «хәләл» стандартларына туры килүен рәсми рәвештә тикшерәчәк. Шулай ук халыкка «хәләл» тамгасының мәгънәсен аңлату эше дә дәвам итә.