Мәдәни форум илнең төрле төбәкләреннән 1000нән артык яшь артистны кабул итәчәк. Фольклориада логотибында фестивальнең төп символларыннан торган калейдоскоп элементлары чагылдырылган.
Матрешка Русиянең мәдәнияте һәм декоратив-гамәли сәнгате байлыгын символлаштыра, ул башкорт костюмы элементларында тәкъдим ителгән, чөнки Башкортстан - кунаклар кабул итүче төбәк. Кояш - үзәк элемент буларак, иминлекне һәм тормыш энергиясен, ә ачык куллар фестиваль мәйданчыгында тәкъдим ителгән халыкларның бердәмлеген символлаштыра. Кош һәм нота - фольклориаданың музыкаль эчтәлеге: илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь катнашучылар тәкъдим иткән җырлар, биюләр, музыка кораллары.
Исегезгә төшерәбез, колачлы иҗади вакыйга – Бөтенрусия балалар фольклориадасы ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм ул Русия Федерациясе халыкларының һәм этник бергәлекләренең мәдәни үзенчәлеген саклауга һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, үсеп килүче буынга әхлакый-эстетик тәрбия бирү бурычларын тормышка ашыруга, илдә балал