Кызганычка каршы, социаль пенсияләрнең артуы һәрвакытта да аны алучының тормышын яхшыртуга китерми. Кайбер очракларда ул тирән тамырланган социаль җәрәхәтне – эчкечелекне үстерергә булыша. Күз алдында андый мисаллар аз түгел. Гаилә башлыгын – туендыручысын югалту нәтиҗәсендә социаль пенсия алып яшәүче хатын-кызлар арасында беркайда да эшләмичә, шушы акчаны аракыга тотынып, кәеф-сафа корып яшәүчеләр дә бар. Бу вәзгыятьтә аның балалары зыян күрә. Ваемсыз ана хөкүмәт биргән акчаны үзенә сарыф итә, ә баласын картайган пенсионер әти-әнисе карамагына калдыра. Шулай итеп, баланың бабаларының һәм әбиләренең – хәзер инде үзләре чак аякта басып торучы кешеләрнең җилкәсенә авыр йөк ята. Алар оныкларын үзләренә ала, чөнки баланың салкында һәм пычракта үсүенә тыныч кына карый алмыйлар. Һәм менә шунда күңелсез исәп-хисап килеп чыга да инде: дәүләт исерек ананың социаль пенсиясен арттыра, һәм ул бу акчага рәхәтләнеп эчә. Бабай белән әби үз пенсиясенә оныгын да тәрбияләргә мәҗбүр. Кәккүк-ана өчен пенс