Вахит авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә Рамазан аена багышланган "Иман нуры иңсен күңелләргә" дип аталган ифтар ашы үткәрелде. Бу авыз ачуга килгән кунакларны тирән ихтирам һәм хөрмәт белән, җылы, игътибар һәм кайгыртучанлык белән каршы алдылар. Ифтарга хөрмәтле кунаклар - махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре чакырылган иде. Китапханәче Сания Сәлимуллина кунакларга тирән рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул үз чыгышында каһарман улларны тәрбияләү — ата-аналарның иң зур батырлыгы, иң зур хөрмәткә лаек, дип ассызыклады, ата-аналарга чыдамлыклары һәм Ватаныбызны батырларча саклаучы чын патриотлар үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. Кичәнең рухи өлешендә авылның абыстае Сания Халикова, Рәйсә Закирова, Гөлназ Фәттахова мөселман гаиләсендә үзара аңлашып яшәүнең мөһимлеге, мөселманнарның Аллаһы каршындагы бурычлары турында сөйләделәр. Шулай ук әхлак, рухи чистарыну, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә дә кагылдылар, традицион кыйммәтләр