Озак уйлаганнан соң мин дә үз хәлемне язарга булдым. Бәлки киңәш бирерсез, ә бәлки гаепләрсез. Кыскасы, язмыш миннән көлде, кимсетте һәм уңайсыз хәлдә калдырды. Мин кияүдә. Ирем белән мәктәптән башлап бергәбез һәм бер-беребезне бик яратабыз. Ярты ел инде бергә яшибез. Мине үлеп ярата, мин дә шулай ук.1 айдан балабыз туачак. Тик... Беркемгә дә әйтмәгән серем бар. Шул миңа тынычлык бирми. Бала аннан түгел... Бу хәл шулайрак килеп чыкты. Минем кечкенәдән дус егетем бар. Ул мине яратам дип, гомер буе башымны катырды. Ә мин аның белән йөргәнем дә булмады. Гел дус кына итеп кабул иттем. Ул еш кына минем өйгә килеп йөрде, төрле проблемаларын хәл итәргә ярдәм итте, кичләрен озатып куйган чаклары да булды. Һәр бәйрәм саен котлап, бүләкләр дә бирә иде. Әмма үзе бик күп кызлар белән йөрде. Минем тирәдәге һәр кыз аның белән йоклап чыккандыр. Ә мин аны ни өчендер һәрвакыт кызгана идем. Үзе матур гына егет ул, әмма җитди мөнәсәбәтләре булмады. Бер көнне егетем юк чакта кунакка килде бу. Эчкән иде бу