“Иҗат – үзең утта янып, йөрәкләргә барып җитү”
Башкортстанның халык язучысы Мөнир Кунафинга – 55 яшь.
Мөнир Кунафин – билгеле язучы, журналист, 2005 елдан Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. “Ағиҙел” республика әдәби журналының баш мөхәррире.
Мөнир Сәхиятулла улы – хәзерге башкорт әдәбиятының иң популяр язучыларының берсе. Мөнир Кунафинның төп иҗади казанышы шунда: ул хәзерге заманның актуаль проблемаларын күтәрәме, яки гади тормыш мәсьәләләре турында язамы, мәңгелек хакыйкатьләрне белдерәме, аның каләме безнең чорны чагылдыра, хәзерге заман рухын ача, бүгенге көн кыйммәтләренә мәдхия җырлый.
Талантлы язучы белән күркәм гомер бәйрәме алдыннан аның тормыш һәм иҗат юлы, дөньяга, әдәбиятка карашы турында әңгәмәләштек.
– 55 яшь – ир-егет өчен бик матур яшь. Яшьлек тә бик еракта калмаган кебек әле, картлык та җитмәгән... Ә шулай да инде нәтиҗәләр ясап, казанышларны барлап була. Балачак, яшьлек хыяллары чынга ашты, дип әйтә аласызмы? Тормыш юлыгыздан канәгатьсезме?
– Иллене узгач, йөзгә дә күп калмады дип утырам... (көлә). Ә уйласаң, сүз дә юк, гомернең һәр елы кадерле. Яшь барган саен еллар сан белән генә түгел, башка үлчәмнәр белән дә үлчәнә икән. Замандаш шагыйрьләрем, абыйларым Рәис Түләк, Кол-Дәүләтләр миңа “бала-чага” гына хәзер. Алар кырык-иллегә дә җитмәде. Һәдия, Бабич, Рәми, Пушкин, Чехов, Высоцкий, Шукшиннардан... мин хәзер күпкә “өлкәнрәк”. Алар миңа бу фанилыкта яшь буенча “сеңел-энекәш” кенә, ә мәңгелектә, түбәсенә карасаң, башыңнан түбәтәең төшеп китәрлек биее-ек кыя-тау ише, кадерле һәм баш иеп исәнләшер аксакал булып калалар. Гомер үлчәмнәре башкачарак шул... Еллар, яшьне билгеләгән гади генә саннар артында зур язмышлар, күпме шатлык-сагышлар, баш әйләнерлек уңышлар һәм... буш, мәгънәсез хәлләр, әрәмгә киткән чор-мәлләр ята.
Гомер кичерү – шултиклем юаныч. Син бәхетле, фанилыкта ләззәт алып яшәр өчен барысы да бар кебек. Серле, моңлы галәмең, язам дисәң – каләмең, якты көнең, йолдызлы төнең, җиргә сеңәр тамырың, җиһаннарга ашар күгең, Аллаһ биргән илаһи йөгең бар. Сагынып кайтыр өең, ашкынып барыр эшең, авызга кабар ашың, сине курчалаган әнкәң, сөенеп багар балаң, кочакка алыр сөйгәнең бар.
Бу дөньяда михнәткә караганда рәхәте күбрәк кебек. Ә кайчак гомер кичерү искитмәле авыр кебек тә тоела. Мәкерлек аулары, алдашу, гайбәт киртәләре, гамьсезлек, битарафлык капканнары, гаделсезлек упкыннары күңелне, аңны камчылый. Беләсең, кичерәсең, сызланасың, түзәсең, көрәшәсең. Сәламәтлегең какшаса, чире ябышса, якыныңа кайгы килсә, җаның кырыкка ярыла. Минутларның мәңгелектән дә өстен булып киткән чаклары да булгалый. Нинди генә хәлдә булганда да, Аллаһ какмасын, тик Аллаһ сакласын, Аллаһ якласын! – димен. Шулай да бик канәгатьмен бу фанилыктан. Иңем күтәрмәстәйне, аңым җитмәстәйне бирмәде Ходай, бирмәсен дә. Шатлык, авырлыклар турында әйтүем.
Балачактан ук Ногман Мусин кебек язучы буласым килде. Дүртенче сыйныфта әдәбият дәресендә көз хакында иншамны укытучыбыз Гыйндулла Шәяхмәтов барысы алдында укыды да такта алдына чакырып чыгарды. Менә бу иптәшегез киләчәктә язучы булачак, мин әйткәнне исегезгә алырсыз әле, диде. Бәлки, сабый күңеленә бу сүзләр дә очкын биргәндер. Хыялым тормышка ашты. Кешенең нуры күктән килә, вакытында карашымны күтәреп бакканмын да кирәкле нурга ябышканмындыр, күрәсең. Әйе, бу – бәхет.
– Туган як, әти-әни, балачак, мәктәп еллары турында да сөйләшеп алабызмы? Сезнең иҗат, журналистика юлын сайлауга йогынты ясаган кешеләр, вакыйгалар булдымы?
– Әтием дә, инәем дә (бездә әнине шулай диләр) безне иҗади фикерләргә өйрәтте, тормышка иҗади караш тәрбияләде. Көн дә диярлек үзара шахмат яисә шашка тактасында акыл көчен сыныйбыз. Логик фикерләвегез үсәр, хәтерегез яхшырыр, математикадан мәсьәләне шәп чишәрсез, дип, әтием дә өйдә кәрт тә уйната торган иде. Кырыкмаса кырык эш булганда да әтием дә, инәем дә китап, гәзит-журнал укырга вакыт табып, шул укыганнары хакында сөйләшеп утырганнары күз алдымда.
Кичен инәемне ике яктан мин, Юнир, Эльвера туганнарым уратып ятып, аның кычкырып китап укыган чакларын сагынып искә алам. Аңа сыенып кына ятабыз, үзе җылы һәм инәемнең татлы, аңа гына хас, икмәкме, әллә учакмы, белмим, тансык исен иснәп, әсәрдәге вакыйгалар дулкынында йөзә-йөзә рәхәтлек кичерәсең. Хәзер үскәч, кояшка карасам, шул исне тоям мин, инәем исен, гаҗәп бит?! Тын алырга онытып, дикъкать биреп тыңлыйсың. Зәйнәп Биишеваның “Партизан малай”, Фәүзия Рәхимголованың “Ятим кыз”, Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” әсәрләре, Алпамша, Акъял, Камыр батырлар хакындагы әкиятләр мәңге онытылмый, чөнки алар инәемнең тавышы, моңы белән хәтергә уелган. Китап ярату гадәте, китап уку мәдәнияте әти-әни үрнәгендә сеңеп калды безгә. Тик шунысы гаҗәп: үземнән дүрт яшькә өлкән Венер абыем белән китапның эчтәлегенә генә игътибар итмәдек, һәрчак анда сурәтләнгән вакыйгаларны анализладык. Үзебезчә образлар, символлар таптык. Бу геройның нинди кылыгы вакыйгаларның шундый борылышына китергән? Сәбәпләрен эзләдек. Безгә шунысы кызык иде. Үсә килә китап уку гына түгел, үзебез дә китап язарга тотындык.
Университет тәмамлагач, “Йәшлек” гәзитендә, “Ватандаш”, “Шоңкар” журналларында эшләдем. Журналистика җилек маен суыра, әлбәттә, шулай да һәр мәкаләгә аерым бер мәгънә салырга, геройны ачканда аның күңел дөньясын төрле алымнар белән чагылдырырга тырыша идем. Атаклы журналистлар Зөһрә Котлыгилдина, Рәшидә Мәһәдиева, Рәлис Уразгулов мәктәпләрен үттем. Язган һәр әйберем китапка керерлек булсын, дигән уй белән алдыма зур таләпләр куеп эшләдем. Минем дөньяга фәлсәфи карашыма журналист Таһир Ишкинин, әдип Азамат Юлдашбаев, рәссам Илдар Туймакаев үзенчәлекле фикерләре белән зур йогынты ясады. “Комфорт зонасы”ннан чыгарга алардан өйрәндем. Әдәбиятта яңа сүз әйтәм, дисәң, кабул ителгән калыплардан читкә сикерү кирәк. Ягъни гомум фикергә иярмәвең хәерле. Тукмалудан да, уңмаудан да курыкмыйча, үз сукмагыңны салырга.
Геройларымның күңел кичерешләрен, җәмгыятьтәге хәрәкәт-вакыйгаларны символик образлар аша чагылдыруны, уйны яшереп бирү ысулларын үз иттем. Бу миңа соңыннан прозада эшләү өчен дә әзерлек булгандыр. Әмма, әйтүемчә, гәзит эше күп көчне алды.
– Әлегә Сезнең иҗат белән таныш булмаган яшь кешегә танышуны кайсы әсәрегездән башларга киңәш итәр идегез? Үзегезгә иң ошаган әсәрегезне атый аласызмы? Аңа күпме вакыт сарыф иттегез? Кайсы жанр күңелегезгә якынрак?
– “Инстинкт, яки күктә йолдызлар болара”, “Код, яки тәгәрәп китте бер төймә” повестьларын һәм “Кайнозой”, “Чокыр” хикәяләрен яратам. Аларга тирән фәлсәфә салдым. Һәр хәрәкәткә, һәр символга, һәр герой сүзенә, ымына мәгънә салырга тырыштым. “Кайнозой”да имәнгә асылынырга килгән ир артында бүре карашын тоя да агачка менеп китә. Бер карасаң, аңа барыбер булырга тиеш, үләргә килгән бит урманга. Тик барыбер түгел, үлемнең дә миһербанлысы, мәгънәсезе була икән. Бу хикәя ун битлек, ләкин мин аны ярты ел яздым, кайчак олы фикер сыйдырырга тырышып, уйланып, көненә бер абзац кына язган мәлләр дә булды. “Чокыр”ны алыйк. Анда мужик, чокырга очып төшеп, җиде көн ята. Аны укыганда укучы, бу герой төшкән чокырыннан чыга, бәладән котыла алырмы-юкмы, дип уйлый, аның өчен борчыла. Ә язучы өчен анысы бөтенләй мөһим булмаска да мөмкин. Ул әсәргә нинди идея салган бит? Әгәр дә хикәянең азагында ир, чокырдан чыгып: “Җирем!” – дип, чирәмгә ятып еласа, әсәрнең мәгънәсе күпкә кимер иде. Ә укучы миннән шуны көтә. Ирне җир өстенә чыгарып, хатыны белән кочаклаштыруымны көтә... Ә бит минем идея бөтенләй башка. Ул чокырда уй-кичерешләре белән яңадан туа, сабый сафлыгына коена. Хәзер инде бу геройның чокырдан чыгуы мөһим дә түгел, чөнки бүген без барыбыз да чокырда! Аннан: “Мин чокырда калам, сез үзегез өскә менегез!” – дигән сүзне әйттерер өчен ничә тәүлек буе “ызалаттым” героемны...
“Кешелеккә тугрылык” дигән хикәямне көчле әсәр дип исәпләмим. Әмма халык егылып ятып шуны укый. Анда хатын, түлсез иреннән рөхсәт сорап, телсез егет белән хыянәт кыла, ягъни орлык ала. Тик бала телсез туа. Шулай Ходайның кешелеккә тугрылыгын исбатларга омтылдым.
Кайвакыт берничә әсәрем бер үк вакытта языла. Повесть белән пьесаны бергә язган очраклар да булды. Прозада геройларым “хәрәкәтләнмирәк”, “сөйләшмирәк” торса, пьесага күчәм. Сөйләшмирәк дигәннән, әсәрдә һәр геройның үз җаны бар, яза барып та һаман да җан керми икән, аның кылганнары да, кылыклары да ясалма була башлый. Шуңа кайчак “җан кергәнен” көтәргә дә туры килә (көлә).
Миңа иң зур ләззәт биргәне – проза. Әле менә эштә бик күп хикәяләр укырга туры килә. Шунысы да бар: гади тел белән җиңелчә язылган әйберне укысаң, шул синең стилеңә дә йога. Аннан арыныр өчен янә күпмедер вакыт таләп ителә. Вазыйфам кушкач, андый әсәрләрне укымый да, теге яки бу авторның әйберенә кул тидерми дә булмый...
Прозага, гомумән, әзерлекле килү фарыз, тормыш шулпасын эчеп. Тормыш тәжрибәң булмыйча прозага тотынсаң, ул вакытта эчтәлек белән түгел, форма яисә стиль белән алдырырга кирәк. Ә инде үз стилең булса, һәр жанрда да йөзеп эшләргә мөмкин. Үзенчәлекле стиль бар икән, кешенең үзенчәлекле фикерли алуга мөмкинлеге дә ачыла. Язучы өчен сәнгать – сөйләү түгел, картинаны бирә белү. Гади итеп әйткәндә, укучы әсәрне укыганда кино карагандай булырга тиеш. Картинаңны күрсәтә, героеңның кичерешләрен тойдыра алмыйсың икән, димәк, әсәр килеп чыкмаган. Язучы шаштырырга, чиксез фантазиясенә ирек бирергә дә мөмкин, тик бервакытта да укучысын алдарга тиеш түгел. Ихласлык, фидакарьлек, йөрәк җылысы салынган әсәрнең (гомумән әйтәм) көчле, уңай энергетикасын укучы шунда ук тоеп ала ул. Шул чакта әсәрләрең укымлы була.
Мин эзләнәм, нәрсәдер төшеп калудан, ат башыдай “алтын” табудан курыкмыйм. Прозада да, драматургиядә дә. Абстракционизм, импрессионизм, харрор, бер актерлык пьеса, драматик поэма, драматик анекдот, бу хикәя түгел – төрле жанрда, юнәлештә укучының башын “катырам”. Монда бөтенләй бернәрсә дә аңлашылмый бит, дип әйтүләренә игътибар итмәскә тырышам. Киресенчә, “аңлашылмаган” әйберләрдә мәгънә күбрәк булучан. Анда һәркем үз “күзен”, карашын таба. Тапмый икән, димәк, алар юк.
– Былтыр “Башкортстанның халык язучысы” исеме бирелү җаваплылык тойгысы өстәгәндер? Иҗат канатларын да ныгыткандыр?
– Җаваплылык кына түгел, горурлык та, олы сынау да бу. Исем-дәрәҗәне лаек күтәрә дә белергә кирәк. Исем алу тантанасы минутларында мин атаклы прозаиклар Һәдия Дәүләтшина, Баязит Бикбай, Булат Рәфыйков, Яныбай Хамматов, Динис Бүләков, Рәшит Солтангәрәев һәм башкаларны хәтергә төшердем. Аларның иҗаты да шундый олы бәһагә лаек иде, тик заманы кырысрак булдымы... Мин аларның иҗатында, дөньяга карашында үстем. Мостай Кәрим, Равил Бикбаев, Ногман Мусин, Кадим Аралбаев, Тамара Ганиева, Хәсән Назар, Факиһа Тугызбаева һәм халык исемен йөрткән башка абый-апалар белән замандаш булып, аралашып яшәү, әңгәмәләшеп утыру бәхетләре тиде. Шәхесне, ни дисәң дә, мохит тудыра, акыллы һәм җимешле даирә булдыра. Аларның илаһилыгы, зирәклеге, галәмдәге йолдызларны учта уйнатыр кодрәте дулкын-дулкын булып ягылмаса да, тамчы гына булып сеңсә дә, акылың арта, күңелең бөтәя, зирәклек өстәлә.
Халык язучысы, укымлы әсәрләр иҗат итүдән бигрәк, халыкны, заманын әйдәрдәй сүзе белән мәртәбәле булырга тиеш. Мин тарих язам, илем, замандашларым тарихын. Ике тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып кайттым. Әсәрләр, юлъязмалар язылды, китаплар басылды. Кызганычка каршы, сугыш мине дә куып җитте, миңа да әче язмышларны күрергә, алар хакында тыңларга, сызланырга, снарядлар шартлавын, пулялар сызгыруын ишетергә, баш очында гына квадрокоптерларның очып йөрүен күреп, коточкыч тойгылар кичерергә туры килде. Сугыш – ул да тарих, аянычлы, канлы, киләчәк хакына данлы тарих. Ил ярасы язучы йөрәге аша үткәндә, әдип буларак, бу темадан читтә кала алмадым. Язуы җиңел түгел, тик кирәк. Киләчәк өчен кирәк. Үзебезнең тарихны үзебез язмасак, башкаларның мәгънәсез куллары алдакчы тарих тудырачак. Сугыш үтәр ул, ә тарих, тере хәтер калыр. Тарих – ул үткән шанлы вакыйга, кылган олы эшләр, заманалар агышы, хәтер сандыгы гына түгел, анда бөек хаклык, кан-дан белән язылган дәверләр хакыйкате дә яши, тантана итә. Тарихлы халык – көчле һәм мәртәбәле халык. Һәм шуны да онытмыйк: чын язучы заманының намусы да. Җәмгыять даирәсендә дә, шәхсән дә язучыда намус булса, аңа халык ышаначак һәм сүзенә колак салачак. Халык язучысы буларак, моны аңлап иҗат итәм, сүземне әйтәм.
– Иҗади кризис белән очрашканыгыз булдымы? Иҗади кеше булу – күкләр бүләгеме, әллә бурыч-җаваплылыкмы?
– Иҗат – ул бозга калып, утта янып, башка йөрәккә барып җитү бит. Героеңның “эчендә”, бая әйткәнчә, “җанында” булып, хәл-вакыйгалар өермәсендә кайнап, бер мәл үзеңнең эчеңдә, күңел-зиһенеңдә бушлык хасыйл була. Әнә шул чакта, бөтенләй язасы килмәгән, кемгә кирәк синең хикәяң, дип ачыргаланып киткән чаклар була. Андый чакта китап укыйм, классикага мөрәҗәгать итәм, шуннан берәр мәгънәле кино карыйм, шуннан тагын язышасы килеп китә.
Тагы шунысы: иҗат ул синең теләгеңнән, килгән илһамыңнан, туган фикереңнән генә тормый. Иҗат артында олы бурыч, җаваплылык та ята. “Җир ярылса, ярасы минем йөрәк аша үтсен” дип Гете әйткәнме? Ә уйласаң, Әдипнең бервакытта да җәмгыятьтән, халкы-милләте язмышыннан, туган иле тормышыннан, заманы булмышыннан, хәстәре-хәсрәтеннән читтә калуы мөмкин түгел. Нинди генә власть хакимлегендә яисә формацияләрдә, сәяси-иҗтимагый шартларда яшәмәсен, иҗат итмәсен, иҗатчы, телиме-теләмиме, киләчәкне хәстәрли, дәверенең, асылда, заманының рухи ныклыгы, күңел сафлыгы сагында торучы булып кала. Мин монда акыллы, югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткән әдәби, гражданлык позициясе нык булган шәхес-язучы хакында сүз алып барам.
Граф Толстой җитеш тормышта яшәгән, мохтаҗлыктан иҗат итмәгән. Бары әйтер сүзе булганы өчен язган. Бер сынык икмәккә мохтаҗлык кичергән Тукай нәрсә дип кулына каләм алды икән? Иҗатчының йөрәк сүзе, ургылып бәреп чыккан фикере булган. Шулай иҗат комары, Ходай җибәргән илһам һәм халәт ак кәгазьгә илаһилыкны төшерергә боергандыр. Бу – олы бүләк. Ул – Аллаһ җибәргән газаплы йөк тә, алда әйткәнемчә, гомерең рәвешенә әйләнгән җаваплылык-бурыч та, канатландырыр кинәнеч тә. Шуңа күрә кризис дип туктап калып та булмый. Шулай да язасы килмәгән чаклар була. Анысы да табигый, димәк, син робот түгел.
– 2020 елдан алып “Ағиҙел” журналын җитәклисез. Бүген бу басма ничегрәк яши?
– Русиядә барлык әдәби журналлар, әйтик, данлыклы “Наш современник”, ”Новый мир”, “Дружба народов”, “Иностранная литература” һәм башкалар, 1 мең данәгә дә җитмәгән тираж белән басылганда яисә юкка чыгып бетеп барганда “Ағиҙел” һәм Татарстанда “Казан утлары” журналлары 100 еллык юбилейларын шаулатып билгеләде. Барлык башкорт әдәбияты шушы журналда, һәр язучының яңа әсәре “Ағиҙел”дә йөзә, җилкәнле көймә яисә кораб булып, укучыга барып җитә. Араларында, бәлки, тишек көймәләр дә булгандыр, ләкин алар бик сирәк. Соңгы биш елда гына да журналда егермегә (!) якын роман, утызлап поэма, кырыклап повесть, җитмешләп хикәя дөнья күргән. Шигырьләрнең исәбе-саны юк. Бу – олы байлык, халкыбызның рухи казанышы һәм әдәбиятыбыз яши дигән сүз. Кеше китап укымый, язучылар сирәгәйде, дисәләр дә, без шөкер дибез, папкабыз буш торганы юк.
Кызганычка каршы, тираж елдан-ел кими, бүген журнал 1,5-2 мең данә белән тарала. Совет чорында иң зур тираж 60 меңнән артык булган. Урта Азия республикаларында гына да (Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан һ.б) 8-10 мең данә таралган. Нишлисең, ул чорны хәзер Интернет дәвере алмаштырды. Дөнья стандарты буенча калын әдәби журналларның кәгазь вариантта ике мең данә белән басылуы, ничек кенә сәер яңгырамасын, югары күрсәткеч санала.
– Ир-егетнең эштәге, иҗаттагы уңышларга ирешүендә гаиләсенең дә роле зур булуы белән килешәсездер? Гаиләгез турында да сөйләп үтсәгез иде.
– Хатыным Гөлшат Рафат кызы – шулай ук иҗат кешесе, журналист, ике дистә ел “Башкортостан кызы” журналында эшли. Ике балага гомер бирдек. Ядкәр улымның үз гаиләсе бар, Чулпан кызыбыз гимназиядә укый.
Мин язмышка ышанам, бу тормышта бер нәрсәнең дә юкка гына бирелмәвен беләм. Чагыштырмача соң, 32 яшьтә генә өйләндем. Шулай бер мәлне шагыйрь дустым Дамир Шәрәфетдинов командировкадан кайтты да: “Сиңа тәгаенләнгән бик шәп кыз бар, исеме – Гөлшат. Мостайга Раузасы ничек тәгаенләнгән булса, бу кыз да – синең тәкъдирең”, – дип хәбәр салды.
Дамирның Гөлшатны “сиңа тәгаенләнгән” дип код салуы үз эшен эшләде бугай. Таныштык, очраштык. Ул чакта Башкорт дәүләт курчак театрында әдәбият бүлегендә эшләп йөри иде Гөлшат. Җәй башы. Артистлар өч ай буе ял итә бит, киләсе атнадан түләүсез озайлы отпускыга җибәрәләр икән моны. Кафеда бераз утырган арада шуларны сөйләп өлгерде. Ә мин эшкә барсам, начар яңалык ишетәм: корректор Хәтирә апабызның аягы сынган. Тиз арада аның урынына телне әйбәт белүче кеше кирәк. Шуннан Гөлшатны эзләп табып, чакырдык. Эшләп алды да китте. Арытаба бергә эшләп, бер-беребезгә ияләшеп киттек.
Иҗат кешеләре үз дөньясында яшәүчән, сәерлек тә баштан ашкандыр. Иң мөһиме – аңлый мине, аннан да бигрәк, олы ярдәмчем, киңәшчем дә җәмәгатем. Бер-беребезне аңлап, кадерләп кенә яшәргә тырышабыз.
– Бүгенге әңгәмәдә соңгы соравым: үзегез кемне яратып укыйсыз? Нинди әсәр сезне тетрәндерде?
– Башкорт язучыларыннан күпләрне яратам. Чехов, Шукшин, Лермонтов китаплары һәрчак өстәлемдә. Изге Коръән китабы да алдымда.
Иң тетрәндергән әсәр, мөгаен, Чыңгыз Айтматовтың “Диңгез буйлап чабучы ала эт” (“Пегий пес, бегущий краем моря”) повестедыр. Мин аны соңрак, үзем иҗат серләренә ныклап төшенә башлагач, укыдым. Тулай торактан чыгып, үз йортым булгач. Үземнең аерым бүлмәм бар, лампа астында рәхәтләнеп китап укыйм. Беркем дә мәшәкатьләми, үзем дә беркемгә дә комачауламыйм, хөррият! Хатын белән балалар икенче бүлмәдә йоклый. Повестьны укый башладым да геройлар белән бергә томан эчендәге диңгездә адаштым. Кая барырга, кайда котылу юлын табарга белгән юк. Көймә уңаена мин дә селкенәм.
Көймәдә дүртәү: карт, бәләкәй малай, әтисе, икетуган абыйсы. Диңгездә адаштык. Эчәр су чамалы. Тәүдә карт сискәндерде. Боларга эчәргә су калсын, дип, ул... беренче китте, диңгезгә йомылды. Малай йоклаганда. Иртәгәсен карт артыннан абый кеше юкка чыкты. Бермәл шомлана, курка башладым: әти кеше нинди карар кабул кылыр? Ул улын калдырып китә алмас. Ә су берничә йотым гына... Томан баскан, җәйрәп яткан диңгездә, олы җир шарында ялгызы нишләр малай? Бөтенләй курыктым. Тәүдә үземнең бүлмәдәге утны кабыздым. Аннары гаилә йоклап яткан бүлмәдәге утны да кабыздым. Күзен ышкып, хатын килеп чыкты:
– Нәрсә булды?
– Куркам, яктылык җитми.
Аңламый.
– Ничек яктылык җитми, таң атмаган бит әле! Сүндер, балалар йоклый...
Улым белән кызымны яхшылап ябындырып, аркаларыннан сөям дә бераз тынычланам. Тагын китапка укталам, үзем калтырыйм.
Балага эчәр су калсын, бер көнгә булса да гомере озынрак булсын, дип әти кеше дә диңгез төбенә төшеп киткәч, йөрәк өзелде минем... Тамактагы төер сытылды да күзләрдән яшь атылып килеп чыкты. Әсәр ахырында, яр буеннан йөгереп баручы Ала эт кыясы күренгән урынны, ун, йөз тапкыр укыдым. Кыя күренгәч, малай котылыр, өлкәннәрнең корбан булуы юкка түгел, димәк... Хәлсезләнеп беткән Кирискның нуры беткән күзе белән ул кыяны мин дә күрәм... Соңыннан берничә тапкыр укыдым мин бу әсәрне. Һәм шул урында, әти кеше тәвәккәлләр өзектә, эчтәлеген белсәм дә, миңа яктылык җитми. Ориентирым, барыр юлымны югалтырмын кебек. Һәм баягы Ала эт кыясына барып җиткәч, минем өчен дә кояш чыга таң ата... Һәм мин анык рәвештә ориентирымны югалтмасымны беләм. Беләм. Аны миңа Айтматов өйрәтте. Тормышта иң авыры – көн дә кеше булып яшәү, дип юкка гына әйтмәгәндер ул. Акыллы китап, чын әсәр әнә шуны аңлата да!
– Матур әңгәмә өчен рәхмәт! Гомер бәйрәмегез белән!
Ләйсән Якупова әңгәмәләште.